Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары таҗ алды

3 нче мәктәптә Яңа ел бәйрәме алдыннан әкият һәм могҗизага ышанучылар Патша һәм Патшабикәне сайладылар. Бәйрәмне оештыру идеясен кем уйлап чыгаруын һәм көтелгән таҗга кем ия булуын җентекләп белешик. - Барысы да мине өлкән сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрүгә җаваплы итеп билгеләүдән башланды, - ди педагог-психолог Идилия Недорезова. -...

3 нче мәктәптә Яңа ел бәйрәме алдыннан әкият һәм могҗизага ышанучылар Патша һәм Патшабикәне сайладылар.

Бәйрәмне оештыру идеясен кем уйлап чыгаруын һәм көтелгән таҗга кем ия булуын җентекләп белешик.
- Барысы да мине өлкән сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрүгә җаваплы итеп билгеләүдән башланды, - ди педагог-психолог Идилия Недорезова. - Директор Евгений Ямщиков мәктәпнең Патшасын һәм Патшабикәсен сайлау идеясен хуплады, шуннан әзерлек башланды. 10 һәм 11 нче сыйныфлар ярдәмче булды, бергәләп сценарий төзедек. Мондый чараларда балалар уку вакытындагыдан башка, үзгә булалар. Алар шат, үзләрен иркен тоталар, ә дәрестә - җитдирәк. Шул сәбәпле без бер-беребезгә якынайдык, дуслаштык, коллегалар кебек булдык. Алып баручы, Кыш бабай һәм Кар кызы барысына да ошады. Диджей тамашачының күңелен күтәрде, тере музыка - Анастасия Мессева, Вита Петрова пианино һәм скрипкада башкарган көйләр, шулай ук флешмоб мәктәп укучылары һәм бәйрәм кунакларын шаккаттырды. 11 нче сыйныфлар номинацияләр буенча приз алды. "Мисс Соклану" - Елена Перелыгина, "Мистер Активлык" - Денис Зырянов, "Иң серле персона" - Аделия Гыйльметдинова, "Мистер Спорт" - Айнур Саттаров.
Бәйге сынаулары нәтиҗәләре буенча Линар Гәрәев мәктәп Патшасы титулына лаек булды.
- Бу исемне йөртүе бик җаваплы, көтелмәгәндә булды, әмма күңелле, - дип хәбәр итә Линар. - Бу ел минем өчен уңышлы, 2016 елдан имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортына керүне көтәм.
3 нче мәктәпнең Патшабикәсе Рената Павлова әкият дөньясында булу мөмкинлеге туу, үзен леди итеп тоюга бик шат.
- Таҗ алырмын дип уйламаган идем, бу күңелле сюрприз булды, - ди кыз. - 2015 ел вакыйгаларга бай, күңелле мизгелләр күп, мәктәптәге Яңа ел дискотекасы хәтердә озак сакланыр. Чара миңа ошады, күңелле булды! 7-9 нчы сыйныфлар кызлары әзерләгән флешмоб үзенчәлекле иде. Яңа елда бар кешегә сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Могҗизага ышаныгыз, һәм ул һичшиксез киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары 3 нче мђктђп