Мәктәпкә – яңа сулыш
1466
0
0
Шәһәрнең 4 нче мәктәбе файдалануга кертелүгә 76 ел. Президент программасы нигезендә 35 ел элек төзелгән белем учакларына капиталь ремонт үткәрү гамәлгә ашырыла. Мәктәпнең төп бинасын узган елда яңадан торгызу эшләре башланды. Директор Ф.Яковлева белдерүенчә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңай шартлар булдыру максатыннан эчке һәм тышкы якларына капиталь ремонт...
Шәһәрнең 4 нче мәктәбе файдалануга кертелүгә 76 ел. Президент программасы нигезендә 35 ел элек төзелгән белем учакларына капиталь ремонт үткәрү гамәлгә ашырыла.
Мәктәпнең төп бинасын узган елда яңадан торгызу эшләре башланды. Директор Ф.Яковлева белдерүенчә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңай шартлар булдыру максатыннан эчке һәм тышкы якларына капиталь ремонт үткәрү каралган.
Бинаның төп өлешен ремонтлауга республика бюджетыннан средстволар бүлеп бирелә.
2011 елның җәй айларында подряд оешмалары ярдәмендә түбә ремонтланды, бинаның алгы өлеше яңартылды һәм идәнгә ленолиум җәелде.
Агымдагы елның языннан ремонт эшләрен Ю.Готин җитәкчелегендәге "Резидә" ҖЧҖнең төзелеш бригадасы дәвам итә. Бу максатларга 11 миллион сумга якын акча үзләштереләчәк. Барлыгы 36 кеше иртәнге җидедән 16.00 сәгатькә кадәр җиң сызганып эшли.
- Бүгенге көндә планда каралганның 60 %ы үтәлгән. Бинаның төп өлешендә фундамент ныгытыла, яңгыр суын үткәргечләр яңартылды, пластик тәрәзәләр куелды. Контрактта каралмаса да, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус булдырыла, бу эш әлегә 30%ка үтәлгән, - дип белдерде «Резидә» җәмгыятенең производство буенча начальник урынбасары Виталий Курдасов.
- Сафтан чыккан җылылык торбаларын кисеп урамга чыгардык, яңа корыч торбалар куелачак, аларны ак буяу белән буядылар. Бүгенге көндә кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрен алыштыру бара. Тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә бу эшне тиз көннәрдә төгәлләү планлаштырыла, - ди монтажчылар бригадиры Хәниф Нәҗметдинов.
Штукатур-буяучылар Любовь Нурмөхәммәтова һәм Валентина Иванова ишегалдына чыга торган ишек яны мәйданчыгын бизәү белән мәшгуль.
- Буяулар, пумалалар һ.б. кирәк-яраклар җитәрлек, бездән тырышлык һәм сыйфатлы эш сорала, - диләр алар бертавыштан.
- Бүгенге көндә подвалда канализация торбалары яңартылды, санузелларны демонтажлау эшләре башланды, сыйныф бүлмәләренең ишекләре алыштырылачак, - ди Фәнүзә Гайфетдиновна. - Ремонтка укытучылар, ата-аналар, техник персонал җәлеп ителгән. Классларны ата-аналар ремонтлаячак, шулай ук грантка ия мөгаллимнәр дә яңа уку елына сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерәчәк. Укучылар мәктәп мәйданчыгында үләннәрне чабалар. 15 августта узачак укытучылар конференциясенә мәктәпне куллануга тапшыру күздә тотыла.
Ремонт барышы район җитәкчесе И.Приваловның даими контролендә, капиталь төзелеш идарәсе хезмәткәрләре эшнең сыйфатын тикшерә, ата-аналар үз фикерләрен белдерәләр.
Күмәк эш тау күчерә, диләр. Ремонт билгеләнгән вакытка төгәлләнсә, укучылар 1 сентябрьдә төзекләндерелгән мәктәпкә укырга барачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
27 гыйнвар 2021 - 15:59«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.2700
-
27 гыйнвар 2021 - 10:42Песәйдә укучылар Бөек Ватан сугышы чорын искә алдылар 2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.3900
-
27 гыйнвар 2021 - 10:41Песәйлеләр Кукмарада «Итекле хоккей» районара турнирында катнаштылар — Хоккей уенын балачактан яратам, тик кайчандыр үзең бу уенда катнашырсың дисәләр, кычкырып көләр идем, — дип яза Песәйдән Фирдәвес Рәхмәтуллина. —Моңа кадәр хыялда гына булган теләк 25 нче гыйнвар көнне чынга ашты.2800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.4900
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка» Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84