Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит

    Изге традиция буенча Белем көне алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе узды. Быел беренче сыйныфка 295 менделеевлы бара. Шуларның 174е күпбалалы, тәрбиягә алынган, тулы булмаган гаиләләрдән. Алар барысы да "Юность" район мәдәният йортына чакырылды, анда укучыларны һәм якыннарын Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре ачык күңел белән каршылады. Залга керүгә, рәткә...

    Изге традиция буенча Белем көне алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе узды.
    Быел беренче сыйныфка 295 менделеевлы бара. Шуларның 174е күпбалалы, тәрбиягә алынган, тулы булмаган гаиләләрдән. Алар барысы да "Юность" район мәдәният йортына чакырылды, анда укучыларны һәм якыннарын Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре ачык күңел белән каршылады.
    Залга керүгә, рәткә тезелгән төрле форма һәм дизайнлы, төрле төстәге рюкзаклар күзгә ташланды. Балаларның игътибары нәкъ шуларга юнәлде. Йөзләрендә дулкынлану сизелә иде: кайсы миңа булыр?
    Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Игорь Привалов балаларны, әти-әниләрне бу мөһим вакыйга белән тәбрикләде.
    - Изге юлга, балалар, - диде Игорь Анатольевич. - Сезгә укуыгызда уңышлар, иминлек телим.
    Залдагыларның алкышлавы астындак мәктәп букчалары тапшырылды, аларны җыюда район һәм шәһәр предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр катнашты. 4 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Фазлыева сүзләренчә, быел аның классында 25 бала укыячак, шуларның икесе, мәсәлән Әдил Булатов, күпбалалы гаиләдән. Әдил - Булатовларның бишенче укучысы, ә гаиләдә сигез бала.
    - Без улыбызга букча бүләк итүләренә бик шат, - ди әнисе Мария Булатова. - Гаиләбез өчен бу сизелерлек ярдәм.
    Рәхмәт сүзләренә җиде яшьлек Дамирны ялгызы тәрбияләүче Василиса Васильева да кушыла.
    "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова сөйләвенчә, 11 кешедән торган сәяси совет шулай ук мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә карар кылды. Җыелган акча аз керемле гаиләләрдән өлкән сыйныф укучыларына биреләчәк.
    Концерт программасында иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлар катнашты.
    Ольга Смолькова
    Рәис Сәхапов фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: