Мәктәпкәчә белем бирү
Август конференциясе кысаларында 7 нче «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең «Мәктәпкәчә белем бирү: тәҗрибә, гореф-гадәтләр, яңалыклар» дигән темага киңәшмәсе узды.
Очрашу барышына районның мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Элҗвера Минниголова үзенең чыгышында 2018-2019 нчы уку елы эшчәнлегенә бәя бирде. Педагогларның чыгышларында мәктәпкәчә билингваль белем бирүдә заманча яңалыклар куллану, заманча технологияләр куллану, шәһәр урамнарында йөргәндә хәвефле очракларны, балаларның җәрәхәтләнүен булдырмау мәсьәләләре күтәрелде. «Балалар бакчасында заманча яңа формадагы педсоветлар үткәрү», «Балалар бакчасында проект эшчәнлеге», «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә нәтиҗәле иҗтимагый уенлы эш рәвеше», Коллективны туплауда тимбилдинг дигән эш төрен куллану" дигән мастер-класслар үткәрелде.
Очрашу барышында педагогларның, ата-аналарның һәм балаларның коллективта бердәм команда булып эшләү мөһимлеге ассызыкланды.
Фото: 7 нче бакча архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев