Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә билингваль белем

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм тәрбиячеләр өчен узган семинар шулай дип аталды. Семинар бакча шәкертләренең кунаклар өчен әзерләгән концерт-җыр, шигырьләр, ике телдә сәхнә күренеше, "Татарстан" биюе белән башланды Татар телен укыту буенча югары категорияле белгеч Мария Анисимова урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә уен формасында ачык...

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм тәрбиячеләр өчен узган семинар шулай дип аталды.
Семинар бакча шәкертләренең кунаклар өчен әзерләгән концерт-җыр, шигырьләр, ике телдә сәхнә күренеше, "Татарстан" биюе белән башланды
Татар телен укыту буенча югары категорияле белгеч Мария Анисимова урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә уен формасында ачык дәресләр үткәрде. Балалар үзләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, дәфтәрләр тутырдылар, уенчык җиһазлар кибетендә булдылар.
Өлкән тәрбияче Эльвира Абрамова укыту-тәрбия процессына уку-методик комплектны уңышлы кертү чарасы буларак телне формалаштыру турында сөйләде.
Семинар кунаклары да тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Икътисад, идарә һәм хокук институтының педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм кабат әзерләү кафедрасы доценты Зифа Зарипова мәгарифне стратегик үстерү кысаларында 5-7 яшьлек балалар өчен "УМК: "Татарча сөйләшәбез" доклады белән чыгыш ясады.
Бакча мөдире Венера Камаева семинарга йомгак ясады.
- Педагогик ресурслар һәм тиешле шартлар нәтиҗәсендә безнең балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү буенча база мәйданчыгы булып исәпләнә. Балаларны тематик уенга җәлеп итүче, интерактив үстерүче биремнәр укыту-методик комплектның мөһим элементларына керә, алар телне, сүз запасын камилләштерүгә, ә иң әһәмиятлесе - татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята һәм шәхесне төрле яклап үстерү нигезләрен формалаштыруга китерә, - диде Венера Ильясовна.
- Миңа ачык дәресләр ошады: балаларның билгеле күләмдә сүз запасы бар, мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең татар телен кызыксынып өйрәнүләре күренә, дәресләр танып белүне үстерүче уен формасында үтә, - дип фикере белән бүлеште 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Плотникова.

Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Милђшкђй