Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә балаларның туклануы район җитәкчелеге контролендә

Район башлыгы Валерий Чершинцев ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов белән мәктәпләрдә балаларның туклануын тикшерде.

Беренче тукталыш 1 нче мәгариф учреждениесенә булды. Мәктәп директоры Александр Степанов экскурсия үткәрде, туклануның ни дәрәҗәдә оештырылуы турында сөйләде.

Беренче мәктәптә 495 башлангыч сыйныф укучысы кайнар азык белән бушлай тәэмин ителә. Аш-су остасы Надежда Ярославцева сүзләренчә, рационда бары тик свежий яшелчә, җиләк-җимеш һәм боткалар.

Валерий Чершинцев шулай ук гимназиянең азык блогын тикшерде. Гомумбелем учреждениесендә 224 бала укый. Директор Виктор Евдокимов аңлатуынча, аларның барысы да кайнар ризык ала. Туклану алдан әзерләнгән график буенча өч тәнәфес барышында гамәлгә ашырыла. Ашханә ТР Роспотребнадзор идарәсе яраштырган 12 көнлек меню буенча эшли.

Аш-су остасы Елена Ермолаева әйтүенчә, көндәлек рационга ботка, яшелчә, җимешләр кертелә.

– Бүген төшке ашка тавык ите белән яшелчә рагуы, кәбестә салаты бирелде. Эчемлекләрдән шикәрле чәй яисә сөтле кофе каралган. Нигездә, гимназистлар кайнар ризыктан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев