Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә янгынга каршы таләпләр үтәләме

Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары мәгариф учреждениеләрендә янгынга каршы таләпләр үтәлешен тикшерәчәкләр.

Бу уңайдан автомат янгын сигнализациясе булуга, халыкны эвакуацияләүгә хәбәр бирү һәм алар белән идарә итү системаларына, янгын сүндерүнең беренчел янгын сүндерү средстволарына, янгынга каршы су белән тәэмин ителешкә, эвакуация юллары торышына, электр җиһазларының төзеклегенә, Гадәттән тыш хәлләр була калса персоналның нинди гамәлләрне үтәргә кирәклегенә зур игътибар бирелә. Мәгариф учреждениеләренең янгынга каршы торышын аңлатуда янгын куркынычсызлыгына кагылышлы документлар булуы да мөһим. МЧС хезмәткәрләре биналарда кулланылучы бизәкләү материалларына янгын куркынычсызлыгы сертификатларын, шулай ук янгын сүндергечкә паспортларны һәм янгыннан саклау системаларының техник хезмәт күрсәтү буенча регламентлы эшләрен исәпкә алу журналын тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев