Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәптә соңгы бал – чыгарылышларның бәхетле көне

24 июнь көнне "Юность" район мәдәният йортына ашыгучы затлы кичәләргә кия торган күлмәкләрдән кызлар һәм смокинглардан егетләрне очратырга мөмкин булды. Кемдер, бәлки, мода күрсәтергә дип уйлагандыр. Бу көнне район башлыгы мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары белән очрашу оештырды. Бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йорты чыгарылышлар, әти-әниләрне, кунакларны көч-хәл белән сыйдырды. Район башлыгы Игорь Привалов...

24 июнь көнне "Юность" район мәдәният йортына ашыгучы затлы кичәләргә кия торган күлмәкләрдән кызлар һәм смокинглардан егетләрне очратырга мөмкин булды. Кемдер, бәлки, мода күрсәтергә дип уйлагандыр. Бу көнне район башлыгы мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары белән очрашу оештырды.
Бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йорты чыгарылышлар, әти-әниләрне, кунакларны көч-хәл белән сыйдырды.
Район башлыгы Игорь Привалов бүләкләү тантанасын ачты.
- Сез балачактан мөстәкыйль тормышка аяк атлыйсыз. Алда уку йортларына документлар тапшыру, чыгарылыш укучыларының 75 проценты югары уку йортларына керергә җыена, бу укытучылар, шулай ук укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. "Аммоний" химик гигантына укуларын тәмамлап, район икътисадын күтәрергә сәләтле җитди белгечләр кирәк булачак. Сезгә уңышлар һәм иминлек телим!
2013 елның иң якты йолдызлары- 25 медаль иясенә ул алтын һәм көмеш медальләр, аттестат, фатиха хатлары тапшырды, әти-әниләренә - Рәхмәт хатлары.
- Ниһаять шундый көнгә җиттек, хәтта чыгарылыш укучыларына сәхнәдә урын җитми, - дип шаяртты Игорь Анатольевич.
160 чыгарылыш укучысының 38 проценты "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләре белән аттестат алдылар, шулай ук Бөтенроссия, республика, район олимпиада һәм конкурсларында җиңүчеләр.
Чыгарылыш укучылары - 1 нче гимназиядән Гүзәл Маннапова һәм Турай мәктәбеннән Рәис Вәлиевлар район башлыгы Игорь Привалов, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова һәм педагоглар адресына рәхмәт сүзләре юлладылар.
Залда балалар өчен якын һәм кадерле булган беренче укытучылары да урын алган, алар исеменнән тантана геройларына Валентина Бобовкина мөрәҗәгать итте.
- Бүген сезнең өчен истәлекле, хәтердә кала торган мәктәп белән хушлашу көне. Алда сезне очышлар һәм түбән төшүләр, киртәләр һәм уңышлар көтә. Шуны белегез, без, укытучылар һәм әти-әниләр, һәрвакыт сезнең янәшәгездә, ярдәм итәрбез, киңәш бирербез. Изге сәфәр сезгә, чыгарылыш укучылары!
- Менә җиңү һәм җиңелүләр белән 11 ел үтеп тә китте. Мәктәп сезнең өчен тарих булып кала. Сезнең алда меңләгән юл, үзегез теләгәнен сайлагыз, теләгегезгә ирешегез, - диде әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Леонид Камашев.
Унберенче сыйныфлар, "Шаян", "Кристалл", "Ля-ля-фа" коллективлары чыгышы, шулай ук фильм күрсәтү кунаклар өчен бүләк булды. 10 нчы балалар бакчасы шәкертләре тәэсирләндерерлек чыгыш әзерләгәннәр.
Кичә мәктәп яны лагерында ял итүчеләр чыгышы һәм салют белән тәмамланды. Бу тантаналы чара көнне бәхетле чыгарылыш укучылары, шатлыклы укытучылар һәм канәгать булган әти-әниләр - барысы да биеделәр.
- Сыйныфташлар, яраткан укытучылар, белән аерылышу, ваемсыз мәктәп еллары белән хушлашу бераз моңсу, әмма без киләчәктә җыелырга, очрашырга сүз куештык. Күңелле студент тормышы турында уйлар рәхәтлек өсти, - диләр чыгарылыш укучылары - 3 нче мәктәп шәкертләре Ильмира Мөхетдинова һәм Әлфинә Шәмсетдинова.
-Чыгарылыш кичәсе - унберенче сыйныфлар һәм әти-әниләре өчен шатлыклы вакыйга. Безнең гаилә өчен икеләтә шатлык, чөнки быел игезәк кызларыбыз Фирүзә һәм Филүсә мәктәпне тәмамлыйлар, - ди Турайдан гаилә башлыгы Рәшит Гәрәев.
- Улымның сыйныфында медальгә тәмамлаучы өч укучы, бу безнең мәктәп укытучыларының һөнәри осталыгы турында сөйли, - дип өсти медаль алучы Ниязның әнисе Гөлнара Әхмәтгәрәева.
Кичәнең рәсми өлеше тәмамланды, ә бәйрәм шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләрендә дәвам итте. Балны Эльвира Колобанова һәм Эльвира Абрамова алып бардылар.
Вәсилә Мортазина,
Гөлүзә Гыйләҗетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менеделеевск Юность