Мәрхәмәтле эшкә өндәү
"Юность" район мәдәният йортында шундый исемдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ачык конкурс-фестиваль булды, "Рябинушка" ("Миләшкәй") 10 нчы балалар бакчасы аның оештыручысы булды. Чарада шәһәр, Татар Чаллысы һәм Тихоново җирлекләреннән балалар катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Павел Миронов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина җыелганнарны сәламләп, фестиваль темасының...
"Юность" район мәдәният йортында шундый исемдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ачык конкурс-фестиваль булды, "Рябинушка" ("Миләшкәй") 10 нчы балалар бакчасы аның оештыручысы булды. Чарада шәһәр, Татар Чаллысы һәм Тихоново җирлекләреннән балалар катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Павел Миронов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина җыелганнарны сәламләп, фестиваль темасының әһәмиятен һәм мәрхәмәтлелек хисен кечкенәдән тәрбияләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Алып баручылар Ирина Федорова һәм Сильвия Тимиряева фестиваль программасын ачып җибәрделәр.
Конкурсантларның сәхнәгә чыгуын тамашачы алкышлады, алар арасында хезмәт ветераннары да почетлы кунаклар итеп чакырылган иде. Бу көнне бәйгедә катнашучылар мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә алган белем һәм күнекмәләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Шигъри юлларны, җырларны ихластан һәм дулкынландырырлык итеп башкардылар.
Тантаналы чара бүләкләү белән тәмамланды. 10 нчы бакча мөдире Венера Камаева иганәчеләр - "Химсервис", "Мастер" ҖЧҖ, Бөек Ватан сугышы ветераны Билал ага Вәлиевка рәхмәтләрен белдерде.
"Рябинушка" шәкертләре ветераннар һәм инвалидларга үз куллары белән эшләгән әйберләр бүләк иттеләр.
Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина конкурсантлар - күп балалы гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына яңа букчалар тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте6300
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август6700
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте7600
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды7400
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.7400
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.7400
-
17 май 2022 - 12:01Менделеевскида «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы уза Чара 18 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.8300
-
17 май 2022 - 10:47Менделеевлы Александр Грязнов Казан марафонында үз көчен сынап карый Спортсменнар 21,1 чакрым йөгерә.8500
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.14900
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез16100
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде19800
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.19800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика