Музыка бар җиһанда

Традиция буенча, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын яшь музыкантлар сафына кабул итү тантанасы булды. Бу көнне биредә Халыкара музыка көне дә билгеләп үтелде, педагоглар коллективына җылы сүзләр әйтелде. Чарада ата-аналар, әби-бабайлар, укытучылар һәм башкалар катнашты. БСМ директоры Алия Абрамова 22 шәкертне бәйрәм белән котлап, аларны сәнгать дөньясында белем үрләрен...
Традиция буенча, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын яшь музыкантлар сафына кабул итү тантанасы булды. Бу көнне биредә Халыкара музыка көне дә билгеләп үтелде, педагоглар коллективына җылы сүзләр әйтелде. Чарада ата-аналар, әби-бабайлар, укытучылар һәм башкалар катнашты.
БСМ директоры Алия Абрамова 22 шәкертне бәйрәм белән котлап, аларны сәнгать дөньясында белем үрләрен яулаганда яхшы укырга, тәртипле булырга чакырды. Алия Азатовна һәр балага "Яшь музыкант" таныклыгы тапшырды.
Бу көнне беренче сыйныф укучылары яраткан әкият геройлары Шапокляк һәм клоун Клепа маҗараларын тамаша кылдылар. Балалар аларга уен коралларында уйный белүләрен, җырлар өйрәнүләрен исбатладылар, табышмакларга төгәл җаваплар бирделәр, биремнәрдә актив катнаштылар.
"Сәнгать" дигән тылсымлы белем иленә керүче 1 нче сыйныф укучылары тырышып укырга сүз бирделәр.
Чараны Лиза Ожиганова (скрипка), Виктория Сударикова (фортепиано), Дәниф Муллахмәтов (баян), Илшат Шамилев (гитара), Азамат Низамов (аккордеон), вокал триосы (Дарина Абрамова, Яна Шалаумова, Вика Сударикова), Каролина Климова, Настя Журавлева, Яна Шалаумова, вокал дуэт (Камилла Мусикаева, Даша Ермолаева) бизәделәр.
- Кызым Эмилиягә ике яшендә уенчык пианино сатып алган идек, бу уен коралы аңа бик ошады, матур көйләр уйный башлады. Соңрак чын пианино юнәттек һәм бүгенге көндә ул сәнгать мәктәбенә фортепианога йөри, 1 нче сыйныфка укырга керде, музыка белгече Светлана Перина, - ди Ләйсән Прохорова.
Музыка көне уңаеннан сәхнәдә яңгыраган аһәңле көйләр тамашачыда онытылмаслык хисләр калдырды, чөнки белгечләр әйтүенчә, моң ул - бер тәрбияви чара да, шифалы табиб та, сизгер психолог та, якты нур да. Сәнгать сөюченең күңелендә начарлыкка урын юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.1700
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак6600
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.4700
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.13900
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.10500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.9500
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5100
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.11600
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13100
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10800
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.13900
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика