Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Музыка белән сугарылган шигырьләр

4 нче мәктәптә Бәзәкә авылында туып-үскән җәмәгать эшлеклесе, якташ шагыйребез Марсель Гыймазетдиновка багышланган беренче региональ укулар узды. Иҗади кичәгә укытучылар, укучылар, әдипнең иҗатын сөючеләр чакырылды.

Марсель Гыймазетдинов иҗат чишмәсе кайнап торган вакытта дөньядан китте, 11 декабрьдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Ләкин аның иҗаты яши, шигырьләре укучыларны канатландыра һәм үзешчән композиторлар иҗатына этәргеч бирә. 4 нче мәктәптә оештырылган региональ укуларга Алабуга, Яр Чаллы, Мөслим һәм Актаныштан кунаклар килделәр.

Чара ачылганда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Владимир Мироваев, Алабуга шагыйрәсе Гөлзада Әхтәмова чыгыш ясадылар.

– Марсель Гыймазетдиновның иҗатына битараф булмаганнарның ярдәме белән аның җырлары яши, хатирәләр онытылмый, – дип билгеләде Владимир Алексеевич.

Кунакларга 4 нче мәктәп директоры Луиза Хәбибуллина, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, мәгариф Идарәсе начальнигының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Луиза Гайфуллина мөрәҗәгать иттеләр.

Алып баручы һәм фәнни эш өчен җаваплы 4 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхилә Мәүлиева шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның хезмәт юлы турында сөйләде. Педагог-оештыручы Раушания Землекова өлкән сыйныф укучылары белән берлектә әдип сүзләренә язылган җырларны башкардылар, театрләштерелгән тамаша әзерләделәр.

Аннан соң катнашучылар секцияләргә бүленделәр. Ахырда җиңүчеләр һәм чараны оештыручылар бүләкләнде.

– Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды, катнашучылар канәгать калдылар. Безнең якташ шагыйрьләребез хөрмәтенә мондый чараларны ел саен үткәрү яхшы булыр иде. Дүртенче мәктәп коллективына, конференция положениесен булдыруда йогынты күрсәтүче фәнни җитәкчеләргә яклаулары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт,– дип белдерде Рәхилә Миргазияновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X