6 нчы балалар бакчасы базасында Әниләр көненә багышлап мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында "Әнием - кояшым минем!" II Региональ видеокотлаулар бәйгесе финалы булды.
- Мондый бәйге үткәреп, без балаларның гаилә турында күзаллауларын киңәйтергә, әниләренә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләргә омтылабыз, - диде мөдир Фәйрүзә Сәгъдиева.
Читтән торып үткәрелгән этапта Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Түбән...
6 нчы балалар бакчасы базасында Әниләр көненә багышлап мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында "Әнием - кояшым минем!" II Региональ видеокотлаулар бәйгесе финалы булды.
- Мондый бәйге үткәреп, без балаларның гаилә турында күзаллауларын киңәйтергә, әниләренә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләргә омтылабыз, - диде мөдир Фәйрүзә Сәгъдиева.
Читтән торып үткәрелгән этапта Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай һәм Менделеевск районнарыннан 370 шәкерт катнашты. Балалар тәрбиячеләре белән бергә иң кадерле һәм якын кешеләре - әниләре турында проект төзеделәр.
Чараны оештыручылар бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итәргә тырыштылар. Менделеевск шәһәренең 2 нче балалар бакчасы шәкерте Ангелина Чернобровкина "Прозада иң яхшы котлау" номинациясендә, 12 нче бакчадан Максим Клюшенков, Ксения Никандрова - "Туган телдә иң яхшы котлау", 8 нче бакчадан Богдан һәм Радмир Смирновлар "Иң оригиналь котлау" номинациясендә һәм башка шәһәрләр балалары Гран-при иясе булдылар. Аларга төп призлар тапшырылды, ә башка катнашучыларга - бүләк сертификатлары.
- Минем өч шәкертем лауреат исемен яулады, - дип шатлыгы белән бүлешә Алабугадан тәрбияче Елена Балашова. Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт, сезнең шәһәргә кабат килергә өметләнәбез.
Нет комментариев