Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскиның 8 нче бакча әниләре сынатмады

8 нче "Сандугачым" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең әниләре арасында Россиядә әниләр көненә багышланган бәйге узды. Алып баручы өлкән тәрбияче Гүзәлия Фәттахова сүзләренчә, ана назын тоеп үскән бала бәхетле була, зирәк акыллы һәм изге җанлы әниләр балаларны туган җиребезне яратырга, халкыбызның традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәләр, гаилә учагын сүндермичә саклаучы илаһи зат...

8 нче "Сандугачым" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең әниләре арасында Россиядә әниләр көненә багышланган бәйге узды.
Алып баручы өлкән тәрбияче Гүзәлия Фәттахова сүзләренчә, ана назын тоеп үскән бала бәхетле була, зирәк акыллы һәм изге җанлы әниләр балаларны туган җиребезне яратырга, халкыбызның традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәләр, гаилә учагын сүндермичә саклаучы илаһи зат та алар.
Бәйгедә бакчаның һәр төркемендә балалары тәрбияләнүче әниләр катнашты. Алар: Лиля Әхмәтҗанова, Анна Некрасова, Татьяна Башарова, Эльвира Шәяхмәтова, Гөлчәчәк Әхмәтҗанова һәм Оксана Медведева.
Конкурсантлар чара барышында үз гаиләләре турында әзерләнгән видеоязмалар аша тәкъдир иттеләр, төрле милләт әкиятләрен белүләрен исбатладылар, кул эшләнмәләре осталыгында сыналдылар, сүзсез генә, ишарәләр белән кылган гамәлләрне аңлаттылар, спорт ярышларында катнаштылар һәм Көлсылу сыман өй эшләренә кагылышлы биремне башкардылар. Гүзәл затларның барысы да актив катнаштылар һәм төрле катлаулы очракларда да чыгу юлын тиз таптылар. Яшь ханымнар үз балаларының тавышын башкаларныкыннан бик тиз аердылар, нарасыйларының уй-теләкләрен, дусларын төгәл әйттеләр.
Жюри фикере буенча, бу көнне һәр катнашучы үз номинациясендә җиңү яулады. Татьяна Башарова иң укымышлы, Эльвира Шәяхмәтова сокландыргыч, Оксана Медведева ягымлы, Гөлчәчәк Әхмәтҗанова спорт яратучы, Анна Некрасова позитив, Лиля Әхмәтҗанова иң мөлаем ханымнар булып танылдылар.
"Карповчы" ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова бәйгедә катнашучыларны һәм җанатарларны Әниләр бәйрәме белән котлады һәм тән саулыгы, гаилә бәхете теләде.
Чараны бакчада тәрбияләнүчеләрнең әниләргә багышланган музыкаль чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Әниләр бәйгесе