Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әниләргә һәм әбиләргә

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан коррекция мәктәбендә үткәрелгән тантаналы чара "Шаяртып та, җитди дә..." дигән исем астында узды. Анда әниләр һәм әбиләр чакырылды. Остазлары - фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әзерләгән бәйрәм концертында шәкертләр талантларын, осталыкларын күрсәттеләр. Татар һәм рус телләрендә балалар башкарган җырлар алкышларга күмелде. Өлкән...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан коррекция мәктәбендә үткәрелгән тантаналы чара "Шаяртып та, җитди дә..." дигән исем астында узды.
Анда әниләр һәм әбиләр чакырылды. Остазлары - фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әзерләгән бәйрәм концертында шәкертләр талантларын, осталыкларын күрсәттеләр. Татар һәм рус телләрендә балалар башкарган җырлар алкышларга күмелде. Өлкән сыйныф егетләре башкарган такмаклар тамашачы күңеленә хуш килде. 2 нче сыйныф укучылары, әбиләргә багышланган шигырьне сәхнәләштереп, залдагыларны шаккаттырдылар, педагог Елена Сәлимова әзерләгән биюләрне дә оста итеп башкардылар.
Алып баручылар Н.Крестьянинова һәм А.Григорян игълан иткән уеннарда укучылар гына түгел, укытучылар, әни-әбиләр дә бик теләп катнашты. "Кайнатманы татып бел" конкурсы күпләрне җәлеп итте. Бәйрәм чарасы сый-нигъмәтләргә бай табын янында аралашу, үзара әңгәмә кору белән дәвам итте. Балалар әни-әбиләрен һәм хатын-кыз укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделевск яналыклары Хатынкызлар