Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һөнәр юлын сайлаганда

Балачакта берәүләр космонавт, икенчеләре табиб, ә өченчеләре полицейский булырга хыяллана. Әмма өлкән сыйныфларда өстенлекләр үзгәрә. Чыгарылышлар һөнәр сайлауга җаваплы карыйлар, аның ихтыяҗлылыгын да, уку йортының абруен да исәпкә алалар. Аида Буглеева: - 10 нчы сыйныфта мин үземә Е.А.Вагнер исемендәге Пермь медицина академиясенә керү максатын куйдым. Имтиханнарга тырышып әзерләндем, күпсанлы махсуслаштырылган...

Балачакта берәүләр космонавт, икенчеләре табиб, ә өченчеләре полицейский булырга хыяллана. Әмма өлкән сыйныфларда өстенлекләр үзгәрә. Чыгарылышлар һөнәр сайлауга җаваплы карыйлар, аның ихтыяҗлылыгын да, уку йортының абруен да исәпкә алалар.
Аида Буглеева:
- 10 нчы сыйныфта мин үземә Е.А.Вагнер исемендәге Пермь медицина академиясенә керү максатын куйдым. Имтиханнарга тырышып әзерләндем, күпсанлы махсуслаштырылган әдәбият укыдым. Бәхетемә, мин бу вуз студенты булдым. Шулай да документларны Ижевскига, Казанга, Самарага һәм Санкт-Петербургка да биргән идем. Мин беркайчан да җиңел юллар эзләмим, шуңа күрә медицинаны сайладым.
Тимур Гайсин:
- Мин гаиләдә өлкән бала, әти-әниемнең төп ышанычы һәм терәге. Өйдән ерак китмәскә карар кылдым, уку йортын сайлау кыен булмады. 122 нче һөнәр училищесына кердем,
газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булачакмын. Үз белгечлегемне техник предприятиеләрдә ихтыяҗлы дип исәплим.
Анастасия Фадеева:
- Кечкенәдән Санкт-Петербургта яшәргә хыяллана идем, күптән түгел хыялым чынга ашты. Хәзер Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университетында социаль эш юнәлеше буенча укыйм. Кергәнлегемне белгәч, шатлыгымның чиге булмады. Шунда ук чемоданымны җыеп, билет алырга йөгерәсем килде. Студент тормышы ошый, дөрес, туганнарымны да сагынам.
Денис Тарасов:
- Мин Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты һәм моның белән горурланам. Биш елдан соң театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссеры булачакмын. Мин һәрвакыт тантаналы чаралар оештыру белән кызыксына идем. Мәктәптә иҗат кичәләрендә актив катнаштым. Яшьләргә укырга һәм ялкауланмаска тәкъдим итәм. Чөнки югары белем лаеклы хезмәт хакы һәм карьера үсеше белән яраткан эшеңне табу мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Џљнђр юлын сайлаганда