Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өченче мәктәп укучылары өчен «Герой шәһәрләр» исемле батырлык дәресе узды

Дәреснең максаты Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле белемнәрне тикшерү булды.

Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлия Фәйзрахманова алып барды. Укучылар герой шәһәрләр Мәскәү, блокадалы Ленинград, Севастополь, Сталинградта сугышның ничек узуын искә төшерделәр. Кече ватаннары Бондюгны да искә алдылар. Балалар «сугыш», «җиңү» сүзләренең нәрсә аңлатуы турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә районда биш сугышта катнашучы, 161 тыл ветераны яши.


− Ветераннарның һәрберсенә игътибар бирергә кирәк. Яшьләр сугыш геройларының батырлыгын аңларга һәм бервакытта да онытмаска тиешләр, − дип белдерде ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев.


Дәрес хәрби темага сәхнә куелышы, ул вакыттагы куркыныч вакыйгалар турында видеороликлар карау белән дәвам итте. Очрашу сугышта һәлак булган бондюглылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев