Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ольга Софронова – ел тәрбиячесе

Чәршәмбе көнне 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финал туры булды. Йомгаклау этабында 7 нче, 8 нче һәм 12 нче балалар бакчалары тәрбиячеләре Любовь Фәйрузова, Фәридә Нәҗипова һәм Ольга Софронова катнаштылар. Алар проектларын якладылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча шөгыльләрдән мастер-класслар күрсәттеләр. Конкурсантка Любовь Ивановна Фәйрузова коллегаларын...

Чәршәмбе көнне 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финал туры булды.



Йомгаклау этабында 7 нче, 8 нче һәм 12 нче балалар бакчалары тәрбиячеләре Любовь Фәйрузова, Фәридә Нәҗипова һәм Ольга Софронова катнаштылар. Алар проектларын якладылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча шөгыльләрдән мастер-класслар күрсәттеләр. Конкурсантка Любовь Ивановна Фәйрузова коллегаларын "Педагог-ата-аналар-балалар" тикшеренү эше белән таныштырды. Финалистка фикеренчә, белем бирү процессында барлык катнашучыларның эшчәнлеге уртак булырга тиеш. Шул очракта гына бала тәрбияләүдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеп була. Любовь Фәйрузова мисал сыйфатында ата-аналар клубының күрсәтмә утырышын үткәрде. Шәкертләр җәяүлеләр үтү урынының ни өчен зебра дип аталуы турында сөйләделәр һәм киләчәктә аны буй-буй итеп калдырырга, ләкин, тигрга охшасын өчен, кызгылт-сары төскә буярга тәкъдим иттеләр. Ата-аналар юл хәрәкәтен көйләү өчен яңа билгеләр уйлап таптылар. Утырышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына җавап бирделәр, аварияләрне булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
- Баланы гына түгел, ата-аналарны да тәрбияләргә кирәк, - дигән фикер яңгырады Фәридә Мусиевна Нәҗипова чыгышында. - Балалар бакчасы һәм гаилә арасында үзара элемтә булырга тиеш.
Ата-аналар белән берлектә төркемнең гербы, девизы һәм гимны эшләнде, күпсанлы чаралар үткәрелә, клуб утырышлары уза. Фәридә Нәҗипова "Урман аланында" шөгылен күрсәтте. Балалар әкият геройлары белән берлектә урманда светофор кирәкме дигән сорауга җавап эзләделәр, һәм аңа ихтыяҗ юк дигән фикергә килделәр. Төрле төстәге шарлардан үз светофорларын җыйдылар һәм тагын бер кат юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Ольга Юрьевна Софронованың ата-аналар һәм педагогларның уртак эшчәнлеге турында авторлык проекты да кызыклы булды. Конкурсантка программаны тормышка ашыру этаплары турында сөйләде һәм биредә карашлар бердәмлеген урнаштыруның мөһимлеген билгеләде. Аның шөгыле тәрбияченең балаларны уйларга, нигезле җаваплар бирергә өйрәтергә омтылуын күрсәтте.
Жюрига җиңүчене билгеләве кыен булды. Катнашучыларның элеккеге турларны үткәндә җыйган баллары да исәпкә алынды.
- Сезне уннан бер өлеш баллар гына аерып тора. Афәрин, лаеклы чыгыш ясадыгыз. Беренче урынны Ольга Софроновага бирәбез, - диде жюри рәисе мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ел тђрбиячесе