Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Олимпиада

    Чын инглизләрчә Инглиз телен оста белүчеләр Тихоново мәктәбендә һәм 1 нче гимназиядә белем алалар. Бу фән буенча олимпиадада 8 нче сыйныф укучылары арасында Альберт Рейска тиңнәр табылмады (Тихоново, Альбина Рейс). Чыгарылыш Венера Краснова шулай ук җиңүчеләр исемлегенә керде (1 нче гимназия, Ирина Павлова). Географлар сынатмады Беренче мәктәптә белем алучы 7...

    Чын инглизләрчә
    Инглиз телен оста белүчеләр Тихоново мәктәбендә һәм 1 нче гимназиядә белем алалар.
    Бу фән буенча олимпиадада 8 нче сыйныф укучылары арасында Альберт Рейска тиңнәр табылмады (Тихоново, Альбина Рейс). Чыгарылыш Венера Краснова шулай ук җиңүчеләр исемлегенә керде (1 нче гимназия, Ирина Павлова).
    Географлар сынатмады
    Беренче мәктәптә белем алучы 7 нче сыйныф укучысы Олег Колпаков олимпиада биремнәрен "5"легә үтәде.
    Аны ярышка әзерләгән укытучысы Рушания Гыйльметдинованы сөендереп, ул җиңүче исеменә ия булды. География фәнен яхшы белүчеләр арасында 9 нчы сыйныф укучысы Денис Иванов та бар (1 нче гимназия, Елена Сәхипова).
    Яшь геологлар
    Геология фәненнән узган бәйге ике укучыга җиңү алып килде.
    Өченче мәктәптән 9 нчы сыйныф шәкерте Алёна Филиппова алдынгылар арасында (Надежда Сәетова). Унынчы сыйныф укучысы Дмитрий Хәлиуллин да уңышка иреште (1 нче мәктәп, Рушания Гыйльметдинова).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: