Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Өмет яры» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә шундый исемдә ункөнлек узды

Чараларның төп девизы «Экстремизмга — юк!» дигән сүзләр булды.

Бүлекчә белгечләре билгеләвенчә, ункөнлек кысаларында оештырылган барлык тематик әңгәмәләр, викториналар, рәсемнәр бәйгеләре үсеп килүче мохиттә милләтара һәм динара толерантлык идеяләрен формалаштыруга, терроризм һәм экстремизмга каршы тору, рухи һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча ныклы гражданлык позицияләре булдыруга юнәлдерелде.

Ун көн дәвамында социаль хезмәт күрсәтелүчеләр белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча буклетлар тапшыру белән шәхси әңгәмәләр үткәрелде. Терроризм белән көрәштә бердәмлек көне уңаеннан видеофильм күрсәтү белән «Беслан фаҗигасе» тематик дәресе узды. Катнашучыларның барысыда террорчылык актлары барышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Балигъ булмаганнар арасында «Террорчылык — җәмгыятькә куркыныч» темасына рәсемнәр бәйгесе оештырылды, анда һәр балигъ булмаган бала, хәзерге заманда террорчылыкның асылы һәм җәмгыяви куркынычлыгы турында үзенең уй-фикерләрен күрсәтә алды.

Ункөнлек стенд булдыру һәм балаларга тыныч күк йөзе һәм бар халыкка имин тормыш теләкләре юллау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X