Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Осталыкларын камилләштереп

«Гражданнарны Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни оешмаларында укытуга әзерләү, кабат әзерләү һәм стажировкалау «Алгарыш» ТР Хөкүмәте гранты турында» ТР Министрлар Кабинеты карарын тормышка ашыру кысаларында инглиз теле буенча грант алуга гариза биргән районның биш укытучысы арасыннан гимназиянең һәм 1 нче мәктәпнең югары категорияле укытучылары И.павлова һәм Т.маева отыш...

«Гражданнарны Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни оешмаларында укытуга әзерләү, кабат әзерләү һәм стажировкалау «Алгарыш» ТР Хөкүмәте гранты турында» ТР Министрлар Кабинеты карарын тормышка ашыру кысаларында инглиз теле буенча грант алуга гариза биргән районның биш укытучысы арасыннан гимназиянең һәм 1 нче мәктәпнең югары категорияле укытучылары И.павлова һәм Т.маева отыш яуладылар.
Стажировка Бөекбританиянең Кембридж шәһәрендә «EF-shool»да дүрт атна дәвам итте. Ирина павловна һәм татьяна Сергеевна август дәвамында төрле илләрдән килгән укытучылар белән аралаштылар һәм инглиз телендә дәресләр бирделәр, педагогик осталыкларын арттырдылар. Стажировка тәмамланганнан соң алар, имтиханнарын уңышлы тапшырып, «EF-shool» сертификаты алдылар. Мөгаллимнәр Бөекбританиядә алган тәэсирләрен укучылары белән уртаклашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Осталыкларын камиллђштереп