Пастернак укулары
XX гасырның бөек рус шагыйре, язучысы, Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакның Тын Тауда булган чорына 95 ел тулу уңаеннан 3 нче мәктәптә "Пастернак укулары" беренче зональ фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы үтте. Уку учреждениесенең актлар залында авторның китаплары күргәзмәсе эшләде, ул чорны хәтерләткән атмосфера тудырылды. Шәм яктысында әдипнең өлкән сыйныфлар...
XX гасырның бөек рус шагыйре, язучысы, Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакның Тын Тауда булган чорына 95 ел тулу уңаеннан 3 нче мәктәптә "Пастернак укулары" беренче зональ фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы үтте.
Уку учреждениесенең актлар залында авторның китаплары күргәзмәсе эшләде, ул чорны хәтерләткән атмосфера тудырылды. Шәм яктысында әдипнең өлкән сыйныфлар башкаруында әсәрләрен уку, сәхнәләштерү һәм слайд-шоу аша тормыш юлын чагылдыру Б.Пастернакны чын гражданин, патриот, күпкырлы иҗат әһеле буларак ачты.
1916 елда Карпов химия заводында хәрби-исәпләү өстәлен җитәкләгән егет гади халык яшәеше белән якыннан таныша, бай тормыш тәҗрибәсе туплый. Әтисе билгеле рәссам, әнисе уңышлы музыка остасы буларак, күпләр шул өлкәләрне сайлаячагын юрасалар да, Борис Пастернак каләмне гомерлек хезмәт коралы итә. Иҗат җимешләре арасында аны дөньяга танытканы - "Доктор Живаго".
Туган якны өйрәнү музее директоры Андрей Андрианов, "Менделеевск сәүдә предприятиесе" ҖЧҖ директоры Илсөяр Гобәйдуллина учреждениедә җыелган материал турында сөйләделәр һәм экспонатлар, күргәзмә-стендта чагылган материал буенча видеоролик тәкъдим иттеләр.
- Россиядә Тарих һәм Татарстанда Мәдәни мирас елында мондый чара оештыру әһәмиятле. Менделеевск төбәге тарихын туплаган китап нәшер итү игътибарга лаек, - дип сүзен башлады башкарма комитет җитәкчесе урынбасары К.Макаров һәм, мондый укулар чикләрен киңәйтер дип, очрашуны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Шул фикерне дәвам итеп, мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина туган якны өйрәнүчеләрне Б.Пастернакның Тын Тауда яшәү чорын тирәнтен өйрәнергә чакырды.
Чара Казан федераль универститетының Алабуга филиалы рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доцентлары, филология фәннәре кандидатлары Р.Гайсинның, С.Грахованың "Пастернакның шигъри дөньясында предметлар берлеге", "Б.Пастернак Алабугада", өлкән укытучы И.Веревкинаның "Б.Пастернакның иҗади эзләнүләре", ассистент Г.Фролованың "Б.Пастернак һәм Ольга Ивинская. Яңа материаллар" темасына язылган докладлары белән дәвам итте.
Укуларның икенче өлеше конкурста катнашучыларны "Б.Пастернакның иҗаты, тормышы турында иң яхшы тикшеренү эше", "Иң яхшы слайд материалы", "Илһам" - каләм тибрәтүчеләр һәм авторның хезмәтләренә иллюстрация ясаучылар эшләре, "Иҗади мизгелләр" (татар телендә), "Ачыш" дип аталган дүрт секция эшенә чакырды.
Беренче зональ "Пастернак укулары" бәйге җиңүчеләрен бүләкләү, очрашуга нәтиҗә ясау һәм резолюция кабул итү белән тәмамланды.
Укуларны әзерләп уздыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән меценат И.Гобәйдуллинага, Н.Гарифуллинага ("1000 төрле вак-төяк" кибете), Р.Моратовка (АТП), Э.Минсадыйровка ("Химсервис" предприятиесе) оештыру комитеты рәхмәт белдерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.6700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:6800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14400
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.10100
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.11800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.15800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.10400
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.7400
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.6500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.15800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14400
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.11800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика