Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Приютта язгы кәеф

"Кама таңнары" приютында яз һәм гүзәл ханымнар бәйрәме аеруча җылы атмосферада узды. Чара кунаклары һәм приют хезмәткәрләре өчен концерт номерлары, плакатлар, сувенирлар әзерләнде. Чакырылган әниләр һәм әбиләр үз балаларын, оныкларын яхшы яктан күрделәр, аларның сәләтләренә һәм мөмкинлекләренә шаккаттылар. Малайлар шигырьләр ятладылар, яшь джентельменнар биюен башкардылар, приютта тәрбияләнүче Альбина Соловьева куйган...

"Кама таңнары" приютында яз һәм гүзәл ханымнар бәйрәме аеруча җылы атмосферада узды.
Чара кунаклары һәм приют хезмәткәрләре өчен концерт номерлары, плакатлар, сувенирлар әзерләнде. Чакырылган әниләр һәм әбиләр үз балаларын, оныкларын яхшы яктан күрделәр, аларның сәләтләренә һәм мөмкинлекләренә шаккаттылар. Малайлар шигырьләр ятладылар, яшь джентельменнар биюен башкардылар, приютта тәрбияләнүче Альбина Соловьева куйган "Яшьлек" композициясендә катнаштылар. Бәйрәмне алып баручылар Р.Фирстова һәм А.Галиев җыелганнар адресына изге сүзләрен юмарт яудырдылар. Педагог-оештыручы Е.Задоркина залны бизәүгә, концерт программасы, тамашачылар өчен уен һәм конкурслар оештыруга күп көч куйган. Задоркиннар гаиләсеннән директор И.Зыятдинованы котлау, чәчәк бәйләме һәм әниләр турында җыр тамашачыларда шатлыклы күз яшьләре тудырды.
Кичәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар гаиләләрне, коллективны берләштерә, ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс