Район балалар думасы
Нәфис Сираҗетдинов район Балалар думасы депутатлары белән очрашты.
Ул шәхси проектлары турында сөйләде. Егет сүзләренчә, уңышның мөһим рецепты – үз өстеңдә һәм әйләнә-тирә даирәдәгеләр белән эшләү, эшләү һәм тагын бер кат эшләү. Очрашу барышында депутатлар Максим Азин, Ләйсән Ибраһимова, Наташа Шорина, Амина Сәидова, Дарина Кәримова үзләренең социаль проектларын тәкъдим иттеләр һәм Нәфистән процессны яхшырту һәм тормышка ашыру буенча гамәли киңәшләр алдылар.
Район җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча җыеннар уза. Агымдагы елда авылларда референдумнар уздырылмый, салым буенча сорауларны җыеннарда хәл итәчәкләр. Алар үзәк усадьбаларда берничә этапта узачак, кече торак пунктларда яшәүчеләр аерым җыела. Очрашуда салым суммасы, акчаны нәрсә өчен сарыф итү турында сөйләшүләр алып барыла.
Үзәк чыршы «Дуслык» паркында 1 декабрьдә урнаштырылачак, дип хәбәр итә власть вәкилләре. Аның биеклеге 25 метрга тәшкил итә. Чыршыда 1000 зәңгәр, ак, көмеш сыман утлар балкыр дип көтелә. Парк зонасында яңа ел элементларын урнаштыру планлаштырыла. Алар халыкны һәм кунакларны җәлеп итү урыны булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев