Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләре укучылары хәзер барысы да дистанцион укыйлар

Укуларның беренче атнасы төгәлләнеп килә.

– Дистанционка төрле сервислар ярдәмендә үткәрелә. Аларның исемлеге edu.tatar.ru сайтында «Дистанцион уку» бүлегендә бар. Практика күрсәтүенчә, укытучылар edu.tatar.ru, Skype, Wats'ap сайтларыннан @mail, Zoom, Якласс почтасыннан файдаланалар. Әлегә шелтәләр ишетелмәде, ресурслар тотрыклы эшли, – дип белдерде Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров. – Барлык укучылар белән дә элемтә урнаштырылды. Интернетлары булмаган балалар биремнәрне стационар һәм кәрәзле телефоннар ярдәмендә алалар. Укулар, күп балалы гаиләрдә бер генә компьютер булуны исәпкә алып, ике сменада оештырылды.

Педагоглар сүзләренчә, дистанцион укулар һәр балага күбрәк вакыт бүлү мөмкинлеге бирә. Реаль вакыт режимында укучының биремне ничек үтәвен, аның ничек эшләвен күрергә һәм мессенждерда видеоэлемтә ярдәмендә аерым аңлатма язарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев