Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты

Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.

Р.Шакиров аларга үз тормышы һәм ведомстводагы эшчәнлеге, балигъ булмаганнарның административ җаваплылыгы, җинаятьләрнең төрләре һәм аның өчен нинди җәза каралганлыгы турында сөйләде. Интернет аша мошенниклык очракларына җентекле тукталды.

Прокурор фикеренчә, мәктәпләрдә балаларның хокук грамоталылыгын арттырырга кирәк.

– Прокурор – балаларны да, өлкәннәрне дә яклый, хокук бозучыларга гына җәза бирә, – дип игътибарны юнәлтте Ришат Наилевич.

Очрашу ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алдылар. Ә иң активларына хәтта бүләкләр дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев