Районның 110нан артык чыгарылышы БДИ тапшыра
Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров сүзләренчә, быел Бердәм дәүләт сынавын шәһәрнең 3 нче мәктәбендә бирәләр. Сынау вакытында барлык куркынычсызлык чаралары күрелә, санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә.
— 45 Менделеевск чыгарылышы бүген җәмгыять белеме һәм химиядән сынау бирде. Бу уңайдан өченче мәктәптә 11 аудитория әзерләнде, – дип сөйли Эльвира Гыймазетдинова.
Җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру 3 сәгать 55 минут дәвам итә, химиядән – 3 сәгать 30 минут. Нәтиҗәсен бердәм дәүләт сынавының рәсми http://check.ege.edu.ru/ мәгълүмати порталында катнашучыларның шәхси кабинетларында карарга мөмкин булачак.
Россиядә БДИ тапшыруның төп этапы 3еннән 25 июльгә кадәр тәгаенланган. Киләсе сынаулар 20 июльдә инглиз теленнән (язма өлеше) һәм биологиядән булачак, 22 июльдә инглиз теле буенча («Сөйләм» бүлеге).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев