Регина – “Куркынычсызлыкның салават күпере” конкурсында җиңүче
"Куркынычсызлыкның салават күпере" Бөтенроссия иҗат конкурсы мәгариф учреждениеләре укучылары, яшүсмерләр, яшьләр, мәктәп, студентлар иҗтимагый берләшмәләре арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча җиңүче призёрларны билгеләде. "Куркынычсызлык палитрасы" (рәсем һәм плакатлар бәйгесе) номинациясендә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Терещенко беренче урын яулады. Җиңүчегә Мактау грамотасы, кубок һәм бүләккә наушниклы...
"Куркынычсызлыкның салават күпере" Бөтенроссия иҗат конкурсы мәгариф учреждениеләре укучылары, яшүсмерләр, яшьләр, мәктәп, студентлар иҗтимагый берләшмәләре арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча җиңүче призёрларны билгеләде.
"Куркынычсызлык палитрасы" (рәсем һәм плакатлар бәйгесе) номинациясендә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Терещенко беренче урын яулады. Җиңүчегә Мактау грамотасы, кубок һәм бүләккә наушниклы Ipad тапшырып, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды дирекциясе филилалы начальнигы Флүрә Гыймаева мәктәп педколлективына һәм шәхсән Людмила Ярославцевага юлларда куркынычсызлык нигезләрен пропагандалау, балаларның юлда-транспорттта җәрәхәтләнүен профилактикалау буенча үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәләр.
Бүләкләүләр тантанасы тәмамланганнан соң, Регина Терещенко белән әңгәмә кордык. Ул яхшы укучы, математика һәм физика фәннәре белән мавыга. Химия, җәмгыять белеме, татар теле буенча фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашырга ярата. Бу уңышы аның бердәнбер түгел. Кыз "Мин табигатьне саклыйм, мин аңа ярдәм итәм" экологик конкурсында беренче урынны алган. БСМ эгидасында үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннарны яулаган, анда сәнгать бүлегендә шөгыльләнә. Регина кечкенәдән рәсем ясарга ярата. Иске Гришкин мәктәбенең (Регина 6 нчы сыйныфка кадәр шунда укыган) рәсем дәресе укытучысы Валерий Миронов беренче остазы була. Хәзер ул сызым, рәсем ясау, дизайн белән мавыгып шөгыльләнә, чөнки боларны булачак һөнәренең - архитекторлыкның нигезе дип саный.
- Минем җиңүемдә остазларымның, шул исәптән мәктәпнең рәсем укытучысы Алёна Васильевна Шилованың өлеше зур, - ди Регина. - Мин үҗәтлек белән хыялымны тормышка ашырырга омтылам, ә педагоглар ярдәм итәләр.
Төрле яктан камилләшү белән берәттән, сәламәт тә булу өчен Регина быел "Нептун" комплексына йөзәргә йөри башлаган. Хезмәт сөючән кыз яшь ярымлык энекәше Алёшаны тәрбияләүдә булыша, әти-әнисенә өй мәшәкатьләрендә ярдәм итә. Ул бүләккә шат һәм Ipad куелган максатка ирешү юлында яңа мөмкинлекләр ачар дип уйлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев