«Россиянең ел тәрбиячесе-2019»
10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф педагоглары арасында “Россиянең ел тәрбиячесе-2019» муниципаль этабы бәйгесе узды.
Агымдагы елда иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәр исеменә җиде катнашучы дәгъва кылды: Елена Кузьмина (2 нче балалар бакчасы), Ольга Искәндәрова (6 нчы), Айгөл Корбанова (12 нче), Светлана Гәрәева (10 нчы), Ирина Әхмәтова (7 нче), Алсу Фәтхуллина (8 нче) һәм Любовь Масленникова (11 нче).
Бәйгенең максаты – педагогик осталыкны һәм иҗади инициативаны үстерү, талантлы хезмәткәрләрне ачыклау, мәктәпкәчә мәгариф учрежденисе педагоглары турында уңай фикер формалаштыру, һөнәри тәҗрибәнең яхшы үрнәкләрен башкалар белән уртаклашу.
21еннән 22 гыйнварга бәйгенең беренче этабы узды, ул катнашучылар өчен дулкынландыргыч һәм катлаулы булды. Һәр тәрбиячегә балалар белән кызыклы чара үткәрергә, үзеңнең иҗат осталыгыңны күрсәтергә кирәк булды.
Икенче этапта катнашучылар «Минем уңышлы проектым» исемле проектларын тәкъдир иттеләр, анда проблемалы хәлләр тикшерелде. Бәйге мәктәпкәчә учреждениеләрдә үз эшен яхшы белүчеләр хезмәт куюын күрсәтте.
– Мин балалар бакчасында 16 лет эшлим, югары категорияле тәрбияче. Безнең һөнәрнең үзенчәлеге – балаларны ярату. Минем карашка, тәрбияче психолог, артист дус һәм остаз да булырга тиеш, – ди конкурсант Елена Кузьмина.
Жюри фикеренчә, ел тәрбиячесе исеменә 12 нче балалар бакчасыннан Айгөл Хәлимовна Корбанова лаек булды. Икенче урында Ирина Юрьевна Әхмәтова (“Алтын балык” балалар бакчасы), өченче – Елена Аркадьевна Кузьмина («Әкият»).
– Минем проект балалар дип аталды, – алга омтыл, иҗат ит һәм үсештә бул. Балалар белән эшләгәндә мин шундый принципка таянам. Проектымның максаты күпмилләтле республика булуын исәпкә алып мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен заманча алымнар куллану. "Утраулар буйлап сәяхәт" квест-уены русстелле балалар өчен мавыктыргыч булды, – дип уртаклаша бәйгенең җиңүчесе Айгөл Корбанова. – конкурста җиңү шатлык та, горурлык та, җаваплылык та. Бу тулы бер тойгылар фейервергы. Конкурс – ул бәхет, үз көчеңне сынап карау, коллегаларның, ата-аналарның, балаларның ышанычын яулау. Һәрбер педагогка үз тормышларында, һөнәрләре буенча шундый бәхетле минутлар кичерүен телим. Мин өлкән тәрбияче Рушания Ибатуллиннага, бакча мөдире Татьяна Гәзизовага, хезмәттәшләремә ярдәмнәре, ышанычлары өчен рәхмәтемне белдерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев