Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һәрвакыт биеклектә

1 нче мәктәпнең 10Д сыйныф укучысы Дмитрий Хәлиуллин кебекләр турында компаниянең үзәге дип әйтәләр. Ачык, аралашучан, шат күңелле, ташбака Тортилла костюмы кигән - мөмкинлекләре чикле балалар өчен волонтёрлар очрашуында хәтеремдә шулай калды. Ул вакытта аны башка рольләрдә дә күрермен дип уйламадым: мәктәп телетапшыруларын алып баручы, "Яңа шәһәр" төркемендә бас-гитарада уйнаучы,...

1 нче мәктәпнең 10Д сыйныф укучысы Дмитрий Хәлиуллин кебекләр турында компаниянең үзәге дип әйтәләр.
Ачык, аралашучан, шат күңелле, ташбака Тортилла костюмы кигән - мөмкинлекләре чикле балалар өчен волонтёрлар очрашуында хәтеремдә шулай калды. Ул вакытта аны башка рольләрдә дә күрермен дип уйламадым: мәктәп телетапшыруларын алып баручы, "Яңа шәһәр" төркемендә бас-гитарада уйнаучы, конкур буенча ат чабышларында җайдак.
- Орфей көтә, олимпиадалар тәмамлангач, аңа күбрәк вакытымны багышлый, ат сараенда ешрак була алырмын, - ди Дима.
Д.Хәлиуллин геология буенча районда - беренче, география, тарих, җәмгыять белеме буенча призлы урыннарга ия, дөнья мәдәнияте сәнгате буенча Бөтенроссия региональ олимпиада призёры да.
Дима фикеренчә, җиңүләрдә укытучылары Р.Гыйльметдинова, О.Алексеева, Л.Смирнованың да өлеше зур.
- МГИМОның халыкара мөнәсәбәтләр факультетына укырга керергә хыялланам, тырышып әзерләнәм, өемдә мини-китапханә бар. Үзеңне белем алуга гына багышларга ярамый, күңелгә хуш килә торган шөгыль дә булырга тиеш, - ди яшүсмер.
Сәнгать мәктәбен аның икенче йорты дип атарга була, ул театр бүлеген уңышлы тәмамлаган, хәзер сәнгать бүлегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Дмитрий Хђлиуллин