Сандугачым җәйге каникулда
741
0
0
Мәктәп укучылары кебек үк балалар бакчаларына йөрүчеләр дә "каникул"га китте дип әйтеп була. Чөнки уку елы дәвамында үткәрелә торган шөгыльләрне бәйрәмнәр, күңелле уеннар алыштырды. "Сандугачым" 8 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәр атнада аерым темага багышлап чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, "Саумы, кояшлы җәй" дигәнендә балалар традицион булмаган ысулда рәсемнәрдә шул чорны чагылдырганнар....
Мәктәп укучылары кебек үк балалар бакчаларына йөрүчеләр дә "каникул"га китте дип әйтеп була. Чөнки уку елы дәвамында үткәрелә торган шөгыльләрне бәйрәмнәр, күңелле уеннар алыштырды.
"Сандугачым" 8 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәр атнада аерым темага багышлап чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, "Саумы, кояшлы җәй" дигәнендә балалар традицион булмаган ысулда рәсемнәрдә шул чорны чагылдырганнар. Пушкин көнендә төсле кәгазь һәм табигать материалларыннан әдипнең әсәрләренә кул эшләре әзерләгәннәр. "Без дусмы?" дигән сорауга әңгәмәләрдә, "Мин һәм минем дусларым" уенында катнашып, әдәби әсәрләр укып, җырлар башкарып, җавап эзләгәннәр.
"Иҗади осталар" атнасы дәвамында "Сабын куыклары" бәйрәме үзенчәлекле узган. Чыннан да, нәниләр ул көнне сабын куыклары очырту буенча осталар булганнар.
Табигать материалларыннан әйберләр ясауда никадәр тырышлык күрсәткәннәр кечкенә кул осталары. Җәйге чорда учреждение ишегалдында комнан нинди генә төзелеш үсеп чыкмады. Әкият сәгатен төшерүдә дә сандугачлылар сынатмады. Бакчага йөрүчеләр "Табигать - безнең дус" темасына багышлап "Яңгыр боткасы" бәйрәме әзерләделәр һәм кешелек тормышында суның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Кечкенәләргә иң ошаганы, әлбәттә, су сиптереп уйнау, көянтә белән су ташу булды. Кул астындагы ташлардан да күз явын алырлык эшләр әзерләнде. "Үсемлек һәм хайваннар дөньясына сәяхәттән беркемнең дә аерыласы килмәде. Чөнки тәрбияче апалар аларны моңа кадәр билгеле булмаган кызыклы мәгълүмат белән таныштырды. Табышмаклар чишүдә, шигырьләр сөйләүдә, табигать күренешләренә карата хикәяләр сөйләүдә җиңүчеләр дә билгеләнде. Гөмбәләр һәм җиләк-җимеш җыярга да өйрәнделәр, һәм дөрес туклану турында әңгәмә кордылар. Балалар бер-берсе турында без әдәпле һәм тәртипле дигән карар чыгардылар. Чөнки тәмле телле булырга, төрле җирдә үзеңне итагатьле тотарга өйрәнделәр һәм моның турында әдәби әсәрләр укыдылар.
Гомумән, җәйге каникулларда оештырган барлык чараларны санап бетеп тә булмый. Табигатьнең иң күңелле, иң матур чоры дәвам итә. Киләчәктә нәниләрне тагын да кызыклырак көннәр көтә.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9800
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19600
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11900
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19600
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84