Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сайлау ясалды: эш, уку, армия

    Балалар бакчаларында, мәктәп һәм югары уку йортларында чыгарылыш кичәләре шаулап үтте. Кичәге студентларның дәүләт имтиханнары һәм диплом яклаулары артта калды. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина чыгарылышларның кайда эшкә урнашулары белән кызыксынды. Эвелина Грязнова: - Мин КФУның кулланма математика һәм информацион технологияләр факультетын тәмамладым. Алдыма сайлау мәсьәләсе баскач, яшь белгечләргә мохтаҗ үз шәһәремне...

    Балалар бакчаларында, мәктәп һәм югары уку йортларында чыгарылыш кичәләре шаулап үтте. Кичәге студентларның дәүләт имтиханнары һәм диплом яклаулары артта калды. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина чыгарылышларның кайда эшкә урнашулары белән кызыксынды.
    Эвелина Грязнова:
    - Мин КФУның кулланма математика һәм информацион технологияләр факультетын тәмамладым. Алдыма сайлау мәсьәләсе баскач, яшь белгечләргә мохтаҗ үз шәһәремне сайладым. Л.Я.Карпов исемендәге химзаводтагы вакансия турында белдем. Әңгәмә һәм медицина тикшерүе үттем. Июнь ахырыннан АСУ бүлегендә инженер-программист булып эшлим. Эш графигына һәм яңа коллективка ияләнергә тырышам.
    Регина Тараканова:
    - Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә биш ел уку артта калды. Мин белем алуымны дәвам итәргә булдым. Ветакадемиянең физиология кафедрасына аспирантурага керү имтиханнарына әзерләнәм. Ә әлегә җәйге чорда вакытлыча Менделеевскида эшлим.
    Светлана Маева:
    - Мин "бизнес-информатика" белгечлеге буенча Казан дәүләт университеты бакалавриатын һәм "Югары икътисад мәктәбе" Милли тикшеренү университеты магистратурасын тәмамладым. Хәзер Мәскәүдә консалтингланган компаниядә эшлим, информацион технологияләр өлкәсендә анализ һәм техник яклау белән шөгыльләнәм. Эш табуы катлаулы булмады, чөнки бу юнәлештә белгечләргә ихтыяҗ бар.
    Валентин Мальцев:
    - Мин "лазер системалары инженеры" белгечлеге буенча Ижевск дәүләт техник университетын тәмамладым. Шуннан соң ук армиягә киттем. Хезмәтемне Краснодарда коры җир гаскәрләрендә элемтәче булып үтәм. Армиядән соң институтта укуымны дәвам итүне һәм шунда ук эшләүне планлаштырам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: