Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сингапурча дәрес: уйна, бие, хәрәкәтлән

    Квалификация күтәрү курсыннан кайткан 3 нче мәктәп укытучылары үзләштергән теорияне практикада куллана. Ачык дәресләрдә чит ил кунаклары-кураторларны укыту процессына керткән яңалыклар белән таныштыралар. 3А сыйныфында рус теле дәресендә булып, без чыннан да моның кызыклы икәненә инандык. Сингапур методикасы буенча дәресләр гадәти булмаганча үтә. Укучылар төркемнәргә бүленеп утыра, алар партнёрлар белән...

    Квалификация күтәрү курсыннан кайткан 3 нче мәктәп укытучылары үзләштергән теорияне практикада куллана. Ачык дәресләрдә чит ил кунаклары-кураторларны укыту процессына керткән яңалыклар белән таныштыралар. 3А сыйныфында рус теле дәресендә булып, без чыннан да моның кызыклы икәненә инандык.
    Сингапур методикасы буенча дәресләр гадәти булмаганча үтә. Укучылар төркемнәргә бүленеп утыра, алар партнёрлар белән эшләячәк.
    - Партнёрны сәламләгез, - дип башлый дәресне башлангыч сыйныф укытучысы Розалия Тешабаева.
    Укучыларның үз-үзләрен тотышыннан күренгәнчә, командалап узган мондый дәресләр алар өчен нормага әйләнеп бара: биремнәрне төгәл үтиләр, Фреер моделен тутыралар, теманы тикшерәләр. Балалар тест язалар һәм, кәгазьләрен күршесе белән алмашып, аны тикшерәләр.
    Сингапурча укыту үз эченә күпләгән структураны ала. "Mix-Pair-Share" структурасы истә калды: аның барышында музыка уйный, укучылар, кабинет буенча йөреп, урыннарын алыштыралар. Музыка туктауга, алар якындагы укучы белән парлашырга һәм дәрес темасы буенча (бу юлы фигыльләр) сорауларга җавап бирергә тиешләр.
    - Безгә яңа формадагы дәресләр ошый, чөнки аралашырга, сөйләшергә, урыннан торырга рөхсәт ителә, - диләр өченче сыйныфлар.
    - Һәр педагог дәресләрне укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерли, - дип сөйли 10А сыйныфында ачык дәрес үткәрүче тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Олеся Миронова. - Өлкән сыйныф укучыларының кайберләре сингапурча яңарышларны аңламый. Ә менә кечерәк сыйныфлар дәрестә бию, уйнау, хәрәкәтләнү мөмкинлеген энтузиазм белән кабул итәләр.
    Бу көнне чит тел укытучысы Мария Казачкова да ачык дәрес үткәрде. Чит ил кунаклары канәгать булды, алар алдынгы идеяләр шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә кертелер дип ышаналар.
    Вәсилә Мортазина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: