Сингапурча укуны уңышлы кулланалар
1358
0
0
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән уртак проекты 2011 елдан тормышка ашырыла. Бу максаттан һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Аларның саны иллегә җитә. Бездә бу вазифаны шәһәрнең өченче мәктәбе үти. Республикада укыту биш юнәлештә алып барыла. Менделеевск уку учреждениеләрендә "Критик...
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән уртак проекты 2011 елдан тормышка ашырыла.
Бу максаттан һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Аларның саны иллегә җитә. Бездә бу вазифаны шәһәрнең өченче мәктәбе үти. Республикада укыту биш юнәлештә алып барыла. Менделеевск уку учреждениеләрендә "Критик фикерләүне үстерү" темасы нигезгә алынды. Өченче мәктәп педагоглары Олеся Миронова (тарих укытучысы), Римма Сөнгәтова (филолог) Казанда семинарларда укулар узганнар һәм өйрәтү буенча консультацияләр үткәрәләр. Программа кысаларында база мәктәбенең инглиз теле мөгаллиме Мария Петрова тәрҗемәче курсларында әзерлек узган. Ул - Сингапур вәкилләре белән аралашуда беренче ярдәмче.

Директор Евгений Ямщиков, Татарстан делегациясе составында Сингапурда булып, методика куллануны өйрәнеп кайтты. Агымдагы елның октябрендә Сингапур компаниясе вәкиле, һөнәргә өйрәтү буенча белгеч Ромеш җитәкчелегендә "Фикерләү мөмкинлеген үстерү этәргечләре" темасы буенча ике көнлек курслар оештырылган.
Шушы көннәрдә консультант Маха Сивалингам катнашында методик берләшмә үткәрелде. Чара планына Сингапур укуы буенча җаваплылар, яшь педагоглар өчен укулар, ачык дәресләр, мәктәп администрациясе, коллектив белән очрашулар кертелгән.
.jpg)
Без 2 нче сыйныфта ачык дәрестә булып, укытучы Зөлфия Шәймәрдәнованың методиканы практикада гамәлгә ашыруын күзәттек. Зөлфия Солтановна, команда формасында эшләүгә нигезләнеп, укучыларга уңай мохит тудыра алды. Шәкертләр индивидуаль, парлап һәм коллектив белән биремнәр үтәүдә активлык күрсәттеләр. Дәрес барышында күп төрле ысуллар куллану сыйфатлы белем алуга этәргеч булды.
Анализ өлешендә белгеч Маха Сивалингам, уку-укыту һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары Дмитрий Пехов, Людмила Городничева, мөгаллим Олеся Миронова ачык дәреснең методик яктан дөрес төзелүен, теманы ачуда кулланган алымнарның балаларга белем туплауга юнәлдерүен һәм системаның уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үттеләр.
Агымдагы уку елында мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашуга, белемнәрне ныгытуга юнәлдереләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6100
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7300
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4800
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10400
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13500
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84