«Сәламәт гаилә – көчле Россия»
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 11 нче “Балачак планетасы” мәктәпкәчә учреждениесендә шундый исемдә региональ бәйге узды. Анда иң талантлы, иң тату гаилә ачыкланды. Әлеге чарада Яр Чаллы пединститутының педагогика фәннәре кандидаты, фәнни җитәкче Татьяна Бабынина, Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә мәгариф буенча методисты Эльвера Миниголова һәм башкалар катнашты.
Катнашучыларның спорт белән мавыгу дәрәҗәсен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын, сәхнә осталыкларын үз эшенең осталары һәм тәҗрибәле экспертлар, «Батыр» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариева, «Айсберг» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең директор урынбасары Юлия Матвеева һәм «Нептун» спорт комплексы белгече Елена Савельева бәяләделәр.
Конкурсантларны, ата-аналарны, тәрбиячеләрне һәм кунакларны бакча мөдире Людмила Будник сәламләде.
– Бәйгедә катнашырга Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләре балалар бакчаларыннан теләк белдерделәр. Конкурс ике этапта узды. Беренче читтән торып эшләү этабында 10 мәктәпкәчә учреждение вәкилләре катнашты. Иң яхшылардан дип саналган биш балалар бакчасы икенче этапка узды. Алар безнең районның иң актив һәм тату, спорт сөюче гаиләләре, – дип белдерде Людмила Ивановна.
Бәйге барышында 2, 6, 7, 10 һәм 11нче мәктәпкәчә учреждениеләреннән «Шәймәрдановлар», «Җиңү», «Факел», «Тойминцевлар-спорт сөюче гаилә», «Фортуна» командалары төрле биремнәрне үтәүдә сыналдылар. Алар: «Безнең гаиләнең спорт портреты» визит карточкасы, «Иртәне яхшы кәеф белән башлыйм» күнегүләре, «Спортны белүчеләр» блиц-сораштыруы, «Гаилә талантлары белән данлана» иҗади чыгышы, «Сәламәтлек планетасы» өй эше. Конкурсантлар үз гаиләләрен, мавыгуларын, спорт уңышларын, яраткан гаилә хоббиен, төрле жанрда иҗат номерын, кулдан эшләнгән стандарт булмаган физкультура җиһазын тәкъдим иттеләр, шулай ук үзләренең иртәнге зарядкаларын күрсәттеләр, спортка бәйле сорауларга төгәл җаваплар бирделәр.
Залда утыручыларның игътибарын оста сөйләүче Архип Мессеев җәлеп итте.
– Без сәламәт яшәү рәвеше өчен. Гаилә белән төрле район чараларында катнашабыз. Ватанны саклаучылар көненә алты яшьлек улыбыз Архип бәйгедә катнашты һәм җиңде. Ул бик актив, әлеге конкурска җитди әзерләнде. Монай авылында ул хуҗалык эшләрендә булыша, тавык-чебешләргә җим сибә, хайваннарны ярата. «Айсберг» боз сараенда хоккей белән мавыга, – дип фикерләре белән уртаклашты әтисе Артем Мессеев.
Жюри рәисе О.Габделбариева командаларның әзерлеген, конкурска иҗади якын килүләрен һәм сәхнә осталыкларын югары бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны МЕССЕЕВЛАР (11 нче бакча) һәм ШӘЙМӘРДАНОВЛАР гаиләләре яулады (2 нче бакча). Икенче урында - СТЕПАНЯН гаиләсе (7 нче), өченчене Кольцовлар (6 нчы) һәм Тойминцевлар (10 нчы) бүлештеләр.
Барлык финалистларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Чараны «Балачак планетасында» тәрбияләнүчеләрнең моңлы җырлары һәм дәртле биюләре бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев