Сәламәтлегең үз кулыңда
"Өмет яры" социаль үзәк хезмәткәрләре "Хәбәр ит, үлем белән кайда сату итәләр" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар уздыралар. Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы Е.Әгъләметдинова авыр социаль хәлдә калган һәм 4 нче мәктәп укучылары өчен "Сәламәтлегеңне кайгырт" шөгыле оештырды. Очрашу барышында шәкертләр наркотиклар куллануга, наркоманның яшәү рәвешенә карата фикерләрен җиткерделәр....
"Өмет яры" социаль үзәк хезмәткәрләре "Хәбәр ит, үлем белән кайда сату итәләр" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар уздыралар. Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы Е.Әгъләметдинова авыр социаль хәлдә калган һәм 4 нче мәктәп укучылары өчен "Сәламәтлегеңне кайгырт" шөгыле оештырды.
Очрашу барышында шәкертләр наркотиклар куллануга, наркоманның яшәү рәвешенә карата фикерләрен җиткерделәр. Видеоматериал проблема буенча мәгълүмат бирде. Балалар тәмәке тартуның, наркотиклар куллануның зыяны турында "Сигарет кәнфит түгел, моның турында онытма" рәсем конкурсында чагылдырдылар. Беренче мәктәпнең "Чыганак" волонтёрлар отряды үзәк хезмәткәрләре җитәкчелегендә "Сигаретны - кәнфиткә" акциясен уңышлы уздырдылар. Шәһәр урамнарыннан темага, сәламәт яшәү рәвешенә караган плакатлар белән үтү күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Тәмәке тартучыларның сигаретларын баллы күчтәнәчләргә алыштырырга тәкъдим ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев