Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Соңгы кыңгырау

Шимбә көнне район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Быелгы уку елында 11 сыйныфны 148 бала һәм тугызынчыны 312 бала тәмамлый. 1 нче мәктәптә тантаналы линейка традиция буенча учреждение территориясендә узды. Дулкынланган чыгарылыш укучылары чара башланганчы ук җыелдылар. - Улым Илья тугызынчыны тәмамлый., - дип сөйли Елена Развозжаева, - киләчәктә техникумда...

Шимбә көнне район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Быелгы уку елында 11 сыйныфны 148 бала һәм тугызынчыны 312 бала тәмамлый.
1 нче мәктәптә тантаналы линейка традиция буенча учреждение территориясендә узды. Дулкынланган чыгарылыш укучылары чара башланганчы ук җыелдылар.
- Улым Илья тугызынчыны тәмамлый., - дип сөйли Елена Развозжаева, - киләчәктә техникумда укып, һөнәр алырга ниятли. Безнең өчен бик әһәмиятле көн бу.
11 нче сыйныфны тәмамлаучы Илгизә Латыйпованы котларга Илүзә Вәлиева ире белән килгән. Аның кулында бик зур чәчәк букеты.
- Без аңа имтиханнарын уңышлы тапшыруын һәм хыялы тормышка ашуын телибез.
Хезмәт ветераннары Илгизәр Тимергалиева һәм Тәскирә Мифтахова янәшәдә басып торалар.
- Бүген оныкларыбызның соңгы кыңгырау бәйрәме.
Район башлыгы Игорь Привалов чараның почётлы кунагы булды.
- Менделеевлылар һәрвакыт югары максатларга ирешә белү белән аерыла, - дип билгеләп үтте Игорь Анатольевич. - Без булачак белгечләр буларак сезгә өмет тотабыз.
Светлана Валерьевна Шәрәфетдинова быелгы уку елында үзенең 11Д сыйныфын зур тормышка озата.
- Сыйныфта 22 кеше - ди сыйныф җитәкчесе. - Алар искиткеч, минем яраткан балаларым. Мин аларны бишенчегә кабул иттем. Ярдәмнәре өчен әниләргә зур рәхмәт.
Педагоглар Т.Исрафи-лова, А.Ганееваның шәкертләре дә быел чыгарылышлар исәбендә. Ә Альбина Әминова Сеинаның укучылары өчен бу тәүге уку елы.
- Балалар бу ел дәвамында үстеләр, күп нәрсәгә өйрәнделәр, - дип билгеләп үтә педагог. - укучыларым бик яхшы, әти-әниләре креатив.
Тантана геройлары җәйгә план кору белән мәшгуль.
- Әнием, син Данил белән безне лагерьга яздыңмы? - дип борчыла Дима Крылов.
- Мәктәп- безнең тормышның бер кисәге, - дип билгеләп үтәләр 11 сыйныфлар Александра Петляева һәм Аня Ярославцева - Бу елларны без рәхмәт сүзләре белән искә алырбыз.
Һәр чыгарылыш укучысы теләк теләп, яхшыга өметләнеп һавага шар очырды.
Мәктәп педагоглары башкаруында оригиналь бию композициясе бар кеше өчен сюрприз булды, алар шәкертләре генә түгел, үзләре дә биергә оста булуларын дәлилләделәр.
Шәһәрнең 4 нче мәктәбе ун чыгарылыш укучысы белән хушлаша.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хабибуллин, директор Марат Садыйков һ.б.лар укучыларны бу вакыйга белән котладылар.
Традиция буенча укытучыларның фатихасы, мәктәп вальсы, остазлары адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.
- Хәзер безнең барыбыз - укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен иң мөһиме балаларыбыз чыгарылыш һәм уку йортына керү имтиханнарын уңышлы тапшырсыннар иде, - ди сыйныф җитәкчесе Ирина Александровна Смолькова.
Соңгы кыңгырауны чыңлату хокукы чыгарылыш укучысы Илназ Габдрахимов һәм Ясфир Идиятуллинга тапшырылды.
Быелгы уку елында гимназиядә 14 кыз һәм егет унберенче сыйныфны тәмамлый.
Чыгарылыш Всеволод Гудовских уку учреждениесе белән саубуллашу көнендә хисләре белән бүлеште.
- Шатлыклы, да моңсу да бүген, без укыган гимназия, дуслар, белем-тәрбия биргән укытучылар безнең күңелдә онытылмас хәтирә булып сакланачак. Белем эстәүне Петербургта энергетика өлкәсендә дәвам итәргә телим. Районның бар чыгарылышлырының да теләкләре тормышка ашсын.
Ольга Гиниатуллина әни буларак дулкынлануын яшерә алмый.
-Соңгы кыңгырау минем өчен чыңлый диярсең. Кызым Элина мөстәкыйль тормышка аяк баса. Яхшы белем биргән педагогларга рәхмәт. Район башлыгы белән очрашу безнең өчен матур мизгелгә әверелде.
Гимназиянең соңгы кыңгырау бәйрәмендә Аппарат җитәкчесе Илшат Кәшипов, район советы депутаты Геннадий Парамонов, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, мәгариф идарәсе хезмәткәре Фәнүзә Яковлева җыелганнарны җылы тәбрикләделәр һәм чыгарылышларга тормышта туры юл табуларын, укытучы һәм ата-аналары йөзенә кызыллык китермәүләрен, куйган максатларына ирешүләрен теләделәр.
Директор Надежда Маслихина, аның урынбасары Эльза Баһаветдинова коллектив һәм укучылар ирешкән уңышларга тукталдылар һәм БДИны яхшы тапшыруга ышаныч белдерделәр.
Чыгарылышлар һәм беренче сыйныф укучылары җыр һәм шигырьләр аша рәхмәтләрен һәм матур теләкләрен җиткерделәр. Альберт Кашапов һәм Алия Әхмәтҗанова биргән соңгы кыңгырау чыңы олы тормышка аяк басуны билгеләде.

Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Сыйныфны Линейка