Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Сталинградны саклаучы бондюглылар»

Туган якны өйрәнү музеенда Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүнең 76 еллыгына багышланган чара узды. Анда муниципалитет вәкилләре, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, районның хәрби комиссары Сергей Залуженко, музей директоры Константин Макаров, шәһәрнең почётлы гражданины Владимир Трапезников һәм башкалар сәламләделәр һәм Сталинград өчен барган сугышларда фашист илбасарларын тар-мар итү Бөек Ватан сугышы барышын тамырыннан үзгәртүен һәм аның илебез тарихында мөһим урын алып торуын билгеләделәр.

А.Сәфәргалин хәрби комиссар Сергей Залуженкога яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә лаеклы өлеш кертүе өчен район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Алып баручы музейның фәнни хезмәткәре Татьяна Кожанова сүзләренчә, Сталинград блокадасын өзүдә бондюглылар да катнашты. Алар Советлар Союзы Геройлары Михаил Фомин, Павел Фролов, Василий Пискунов, шулай ук Әгләм Нуретдинов, Михаил Коробейников, Хәсән Алеев (Алиев) һәм башкалар.

– Сталинград өчен сугышта якташыбыз, Бондюг эшчеләр поселогында туган Анатолий Иванович Чехов та бар. Ул Сталинград фронтының иң яхшы снайперы. Анатолий Иванович М.Фомин һәм Владимир Георгиевский белән бер мәктәптә укыган.

Очрашуда катнашучылар якташларыбыз турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, аларның фотоларын һәм шәхси документларын күрсәттеләр. 2 нче мәктәп укучылары Советлар Союзы Герое П.Фроловның тормыш юлыннан истәлекләр белән таныштырдылар. 2 нче мәктәп укытучысы Гөлүзә Бондарева Ватанны саклаучы якташларыбызның яшәгән урыннарын мәңгеләштерү мөһимлеген әйтте.

Ахырда халкыбыз иминлеге өчен һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев