Сугыш бетүгә 71 ел

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары Хәсән Сәйфуллин һәм Александр Попов чакырылды. Җыелганнар "Мин тагын узган сугышны искә төшердем" исемле күргәзмә белән таныштылар. Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма...
Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары Хәсән Сәйфуллин һәм Александр Попов чакырылды.
Җыелганнар "Мин тагын узган сугышны искә төшердем" исемле күргәзмә белән таныштылар.
Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова сугыш ветераннарын, студентларны һәм укытучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, бондюглыларның фашистларны тар-мар итүдә зур өлеш кертүен билгеләделәр.
Ветераннар Хәсән Шигапович һәм Александр Иванович сугыш еллары хатирәләре белән уртаклаштылар, имин тормыш өчен яу кырында башларын салганнарны онытмаска, яшь буынны илебезнең патриотлары булырга һәм илебезне күз карасыдай сакларга кирәклеген ассызыкладылар. Кызлар һәм егетләр чараның мәртәбәле кунакларына роза чәчәкләре тапшырды.
Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Залда утыручылар 1941-1945 еллардагы совет халкы тормышын кабат күз алдыннан кичерделәр, видеоязмаларда сугыш еллары сурәтләнде. Чараны студентлар вальсы һәм Алина Морозованың "Без сезне онытмабыз!" авторлык җыры бизәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 апрель 2021 - 16:07«Посёлок» ТИС территориясендә яшәүчеләр җиде төрле милли ризык турында сөйләделәр Икенче мәктәптә «Милли аш-су — халыклар дуслыгына ачкыч» исемле бәйрәм оештырылды.2300
-
22 апрель 2021 - 16:06Татар Кокшаны авылында сугыш кырында башларын салган якташларга һәйкәл куярга телиләр Халыкны кабул иткәндә шәһәрдәшебез район башлыгына шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.2400
-
22 апрель 2021 - 15:15Балалар иҗат үзәгендә «Традицияләр һәм инновация ялганышында кулдан заманча тукучылык» өстәмә белем укытучылары өчен республика стажировкасы булды Аның төп максаты — станокларда туку традицияләрен саклау, аны ТРсы халыклары мәдәни мирасының бер өлеше буларак өйрәнү. Чарада Зәй, Яр Чаллы, Тукай, Алабуга, Әгерҗе һәм Ютазы районнары педагоглары катнашты.2500
-
22 апрель 2021 - 11:20Менделеевлылар һөнәри укый алалар Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт яклавы турында программа белән таныштырды.3100
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.7300
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.8900
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.10200
-
22 апрель 2021 - 11:21Татарстанның икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Менделеевск районында булдыларДелегация җитештерү мәйданчыкларында булды, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты һәм алар белән аралашты.3200
-
22 апрель 2021 - 11:17Гадәттән тыш хәлләрдә яңа техника ярдәмгә киләчәк«Аммоний» АҖнең 79 нчы янгыннан коткару бүлегенә техника алынды.3100
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика