Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сугыш тудырган шигырьләр

Балалар китапханәсендә "Сугыш тудырган шигырьләр" исемле әдәби-поэтик сәгать узды, анда 1 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары катнашты. Балалар үзләре сайлаган сугыш турында шигырьләр укыдылар. 2Б сыйныфтан Анатолий Моисеев әтисенең бабасы сугыш чорында язган шигырьне сөйләде. Моисеевлар гаиләсе ул шигырьне удмуртчадан рус теленә тәрҗемә итә һәм китап чыгарырга планлаштыра. Максим Стрижов...

Балалар китапханәсендә "Сугыш тудырган шигырьләр" исемле әдәби-поэтик сәгать узды, анда 1 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары катнашты.

Балалар үзләре сайлаган сугыш турында шигырьләр укыдылар. 2Б сыйныфтан Анатолий Моисеев әтисенең бабасы сугыш чорында язган шигырьне сөйләде. Моисеевлар гаиләсе ул шигырьне удмуртчадан рус теленә тәрҗемә итә һәм китап чыгарырга планлаштыра. Максим Стрижов герой-шәһәр Минск турында проект белән таныштырды.
Аның сөйләвеннән балалар Белоруссия фронтында күп менделеевлылар сугышуы турында белделәр. Балаларның иң яхшы эшләре Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Балалар китапханәсе