Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сугышчы-әфганчылар гимназиядә

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында гимназиядә укучыларның сугышчы-әфганчылар белән очрашуы узды.

Ул Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланды. Чарада районның хрби комиссары Сергей Залуженко, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары советы рәисе Сергей Поспелов, «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, сугышчы-әфганчылар И.Николаев, Н.Разживин, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызның әниләре Раиса Куршакова һәм Любовь Рябова катнаштылар. Чараны алып баручы Эльмира Вәлиева җыелганнарга әфган сугышының тарихта нинди эз калдыруы турында сөйләде. Гимназистлар кунаклар өчен концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Сугышчы-әфганчылар укучыларга Әфганстанда узган сугышчан юллары һәм иптәшләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Совет солдатларының сугышта нинди хәлләргә дучар булуларын ишеткән балалар, аларның чыгышын әсәрләнеп тыңладылар. Ватанга, туган илгә һәм туган җиргә, якыннарына булган мәхәббәт, каһарманлык, физик яктан яхшы әзерлек хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга исән-имин кайту мөмкинлеген бирде.

Ахырда Гөлсинә Заһретдинова «Карповчы» ТИС исеменнән кунакларга бүләкләр өләште һәм чәй табынына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X