Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сөйләм – кешенең визит карточкасы

11 нче «Балачак планетасы” балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагогларының региональ конференциясе узды.

Ул “Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең сөйләм телен үстерү проблемасын чишүдә заманча  алымнар куллану, аларны балалар бакчасы эше практикасында гамәлгә ашыру” темасына багышланды.

Очрашуда фәнни җитәкче, педагогика фәннәре кандидаты, ФГБОУ ВО “НГПУ” педагогика һәм психология кафедрасы доценты Татьяна Бабынина, район мәгариф Идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча начальник урынбасары Эльвера Миниголова һәм башкалар катнашты.

Конференцияне үткәрүнең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү барышында барлыкка килгән проблемаларны  чишүдә тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләрен ачыклау, үстерү һәм тулыландыру.

 Чара “Балачак планетасы” тәрбияләнүчеләренең музыкаль чыгышларыннан башланды. Кунаклар һәм катнашучыларны бакча мөдире Людмила Будник сәламләде.

–  Дөрес сөйләү – баланы төрле яклап үстерүдә мөһим шарт. Сабыйның сөйләм теле никадәр баерак булса, аңа үз фикерләрен җиткерү җиңелрәк була, тирә-юньне танып белүдә мөмкинлекләре киңәя, аның психик яктан үсеше активлаша, – дип билгеләде алып баручы укытучы-логопед Галина Брендина.

Бу көнне Алабуга, Яр Чаллы, Менделеевскидан конференциядә катнашучылар “ТРИЗ (Уйлап табылучы биремнәрне чишү теориясе) –  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү алымы”, “ Проект эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең танып белү-сөйләм телен формалаштыру чарасы” темаларына чыгыш ясадылар.  Шулай ук “Картинка буенча хикәя төзегәндә балаларны өйрәтүдә ТРИЗ элементларын куллану” һәм “Мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә тасвирлау табышмакларын булдыруны өйрәтү” темаларына мастер-класслар үткәрелде. “Бабакай бакчасы” темасына компьютер презентациясе, “Сөйләүләр” лэпбукын тәкъдир итү җыелганнарны битараф калдырмады.

Конференция эше йомгак ясау, дипломнар тапшыру һәм 11 нче бакча балаларының бию композициясе белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев