Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Тамчы-шоу”да акыллылар көч сынашты

Өченче мәктәптә белем алучы 6 нчы сыйныф укучылары ТНВ каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында катнаштылар. Иҗади интеллектуаль конкурста алар Алабуга командасы белән ярыштылар. Капитан Алсу Мифтахова җитәкчелегендә Наил Маннапов, Альбина Харисова биология, география, тарих, дөнья мәдәнияте буенча белем дәрәҗәләрен ачтылар. Тирән белем күрсәткән укучылар җиңүче көндәшләреннән ике баллга гына калыштылар. Балалар Мактау...

Өченче мәктәптә белем алучы 6 нчы сыйныф укучылары ТНВ каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында катнаштылар.
Иҗади интеллектуаль конкурста алар Алабуга командасы белән ярыштылар. Капитан Алсу Мифтахова җитәкчелегендә Наил Маннапов, Альбина Харисова биология, география, тарих, дөнья мәдәнияте буенча белем дәрәҗәләрен ачтылар. Тирән белем күрсәткән укучылар җиңүче көндәшләреннән ике баллга гына калыштылар. Балалар Мактау грамоталарына, бүләкләргә ия булдылар. Эрудитларны мәктәптә дә тантаналы котладылар. Бүләккә алган китаплардан күргәзмә оештырылды.
Команданы уенга педагоглар Люция Хөснетдинова һәм Римма Нәгыймова әзерләгәннәр. Учреждение директоры Евгений Ямщиков балаларны Казанга озатып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ТНВ Тамчышоу