Тарих өйрәтә һәм тәрбияли
817
0
0
Узганны өйрәнү - ул читтән торып күзәтү юлы белән тәрбияләү генә түгел, тикшеренү, эзләнү, тарихи-туган якны өйрәнү эшчәнлегендә актив катнашу да. Болар 2 нче мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Узган ел коллектив Тарих елына багышланган күп кенә конкурс һәм конференцияләрдә актив катнашты, нәтиҗәдә укучылар, педагоглар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Мактау грамоталарына һәм...
Узганны өйрәнү - ул читтән торып күзәтү юлы белән тәрбияләү генә түгел, тикшеренү, эзләнү, тарихи-туган якны өйрәнү эшчәнлегендә актив катнашу да. Болар 2 нче мәктәпнең төп бурычларыннан берсе.
Узган ел коллектив Тарих елына багышланган күп кенә конкурс һәм конференцияләрдә актив катнашты, нәтиҗәдә укучылар, педагоглар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Мактау грамоталарына һәм дипломнарга ия булдылар.
Югары категорияле педагог Гөлүзә Бондареваның бу өлкәгә керткән өлеше зур. Аның җитәкчелегендә мәктәпнең "Гражданин" гражданлык-патриотик клубы актив эшли, аның утырышларында кызыклы идеяләр, гамәлләр тормышка ашырыла.
Заманча гражданинны ничек тәрбияләргә? Россия һәм Татарстан, Менделеевск һәм туган мәктәбенең патриотын формалаштыру өчен нинди шартлар булдырырга кирәк? Үгет-нәсыйхәт һәм репетицияләнгән чаралар белән генә укучыларда тарих һәм сәясәткә кызыксыну уятып булмый. Аларга турыдан-туры аралашу, илебездәге вакыйгаларда катнашу һәм мөнәсәбәтле булу кирәк. Төрле буын, статус, шөгыль вәкилләре белән элемтәдә, кискен дискуссияләрдә генә фикердәшләрнең алга баручы мохите барлыкка килә.
Прокурор урынбасары Г.Хәбибуллина, судья Л.Коровина, полиция участковыйлары службасы начальнигы О.Гасанов - болар "Кеше хокуклары - минем хокукларым" брейн-ринг уенында жюри әгъзалары гына түгел, бераз иронияле, тактлы, интеллигенцияле искиткеч ихлас әңгәмәдәшләр дә. Алар тормыштагы уңышлары белән уртаклаштылар, әти-әниләре, укытучылары, дуслык турында җылы сүзләр әйттеләр. Аларның тормышы һәм законга хезмәт итүе - безнең шәкертләребез өчен үрнәк.
Күп утырышлар тарихи шәхесләргә һәм истәлекле даталарга багышланды. Шәһәр тарихы белән бәйле кешеләр белән очрашулар булды. Менделеевск районы гимны авторы В.Никифоров белән очрашудан хатирәләр озак сакланды. Ул патриот позициясе нык чагылган иҗаты турында сөйләде.
Мәктәп тарихы - заман укучыларының әхлагын, ихтыяр көчен формалаштыруда мөһим ресурс. Шунлыктан сугыш һәм педагогик эшчәнлек ветераннары К.Мурин, М.Гудовских, Р.Алешонкова "Гражданин" клубы утырышларында еш катнашалар. Җирле язучылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары Х.Сәйфуллин, Н.Фатыйхов туган якны өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Л.Сорокина, К.Смирнова, В.Соловьев, Ю.Дюжакин, М.Зарипов - сәяси клубның даими партнерлары һәм дуслары.
Һәр елны традицион парламент дәресләре үткәрелә. Җитәкчеләр һәм депутатлар Р.Гафаров, Р.Ханбиков очрашуларда ихластан балалар белән үзара әңгәмәдә катнаштылар, алар фикеренә хөрмәтле мөнәсәбәттә калдылар. Менделеевск районы башлыгы Игорь Анатольевич Привалов, П.Столыпинга багышланган сәяси клуб утырышында катнашып, мәктәп укучылары белән актив һәм иркен аралашты. Аның нигезле дәлилләре тугызынчы сыйныфлар төркемендә бердәм позиция формалаштыруда исәпкә алынды.
1999 елдан педгогик эшчәнлек ветераны М.Гудовских инициативасы белән мәктәптә музей эшли. Ул укытучы-ветераннар, педагоглар династияләре турында истәлекләрне мәңгеләштерә. Бүгенге көндә музей активистлары мәктәп, поселок, чыгарылышлар тарихы турында материал җыю буенча эш алып баралар.
Педагогик коллектив фикеренчә, нәкъ менә патриотизм, Ватанга хезмәт итү теләге, уңышлы кеше булу гына түгел, туган ягыңа файда да китерү тәрбия эшендә төп максат булып тора.
Илсөяр Гыймазетдинова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак4800
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.5300
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.16400
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.13100
-
11 май 2022 - 15:48Менделеевскида электр энергиясе аерылу графигы Электр җиһазларында планлаштырылган эшләр алып барыла11300
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 14:37«Россиянең ел агачы-2022»не бергәләп сайлыйк Татарстан республикасыннан чыршының конкурс номеры – 4910900
-
11 май 2022 - 13:31Турай авылында экологик сәгать үткәрелде Чара авыл китапханәсендә оештырылды12100
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.13100
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез14800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде17100
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84