Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тарихны битәрләү файдасыз

2 нче мәктәптә "Гражданин" сәяси клубы утырышы булды. Төркемнәргә бүленгән җиденче сыйныфлар арасында кайнар дискуссия җәелдерелде. Командалар безнең дәүләт тарихында Петр I нең роле турында сөйләшү алып бардылар. Укытучы Г.Бондарева төгәл аңлатмалы җаваплар таләп итүче проблемалы сораулар бирде. Балалар Петр I нең кем булганын барладылар: кешеме, әллә явызмы? Максат средстволарны...

2 нче мәктәптә "Гражданин" сәяси клубы утырышы булды.
Төркемнәргә бүленгән җиденче сыйныфлар арасында кайнар дискуссия җәелдерелде. Командалар безнең дәүләт тарихында Петр I нең роле турында сөйләшү алып бардылар. Укытучы Г.Бондарева төгәл аңлатмалы җаваплар таләп итүче проблемалы сораулар бирде. Балалар Петр I нең кем булганын барладылар: кешеме, әллә явызмы? Максат средстволарны аклыймы? Дәрес презентация белән үрелеп барды. Дискуссия ахырында укучылар рәхмәтле буыннарның Петр I гә багышланган хатларын һәм шигырьләрен укыдылар.
Сигезенче сыйныф укучылары чара кунаклары булды, алар фикер алышуларны кызыксынып күзәттеләр. Мәктәп президенты Р.Гришина җиденче сыйныфны дебюты белән котлады һәм аларга уңышлар теләде.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова билгеләвенчә, Гөлүзә Җәүдәтовнаның максатка омтылучанлыгы, актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә "Гражданин" клубы утырышлары укучыларда ватан тарихына кызыксыну уята, патриот сыйфатлары формалаштыра.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Н.Зырянова балаларның югары әзерлек дәрәҗәсен, күзаллауларының киңлеген билгеләде.
- Укучыларны фикер йөртергә генә түгел, җавапларын аргументларга да өйрәтергә кирәк. Һәр кеше патриот булырга тиеш. Ватанга мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә: гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, - дип исәпли Г.Бондарева һәм әңгәмәне В.Ключевскийның сүзләре белән тәмамлый: "Тарих камил түгел, ләкин аны битәрләү файдасыз. Ә менә өйрәнү кирәк".
В.Мортазина
С.Романов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгариф