Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар теле укытучылары киңәште

Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары 4 нче мәктәпкә чираттагы методик берләшмә утырышына җыелдылар. "Укыту-тәрбия эшчәнлеген системалы рәвештә оештыру нигезендә укучыларны дәүләт (йомгаклау) имтиханнарына әзерләү" темасы астында узган очрашуда мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар, укыту һәм тәрбия эшендә бурычлар билгеләделәр. Учреждение директоры Фәнүзә Яковлева, утырышта катнашучыларны сәламләп, уңышлы эш көне...

Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары 4 нче мәктәпкә чираттагы методик берләшмә утырышына җыелдылар.
"Укыту-тәрбия эшчәнлеген системалы рәвештә оештыру нигезендә укучыларны дәүләт (йомгаклау) имтиханнарына әзерләү" темасы астында узган очрашуда мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар, укыту һәм тәрбия эшендә бурычлар билгеләделәр. Учреждение директоры Фәнүзә Яковлева, утырышта катнашучыларны сәламләп, уңышлы эш көне теләде һәм тема буенча чыгыш ясады. Очрашуның икенче өлеше дәресләр, чаралар карау белән дәвам итте. Укытучылар Рәхилә Мәүлиева, Гөлназ Борһанова 4 нче һәм 9 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәрес күрсәттеләр. "Бари Рәхмәт иҗатына әдәби сәяхәт" дип исемләнгән кичәне Гөлфирә Кашапова һәм Айсинә Хөсәенова әзерләгәннәр.
Педагоглар түгәрәк өстәл артында практик өлеш буенча анализлау уздырдылар һәм "Дәүләт (йомгаклау) имтиханнары: әйе яки юк" дигән мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар