Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Татарча диктант-2019»

Алтмыштан артык менделеевлы татарча диктант язды.

Менделеевск «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылды. Ул дөньяның егермедән артык илендә оештырылды. Чараның төп максаты – татар теленә кызыксыну уяту һәм дөрес язуны тикшерү.

Район башлыгы исеменнән катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде. Яшьләр һәм өлкән яшь вәкилләре татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр һәм Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәреннән өзек яздылар. Текстны 2 нче мәктәп укытучысы Гөлназ Әгләмҗанова укыды.

Акциядә катнашучы Лилия Галиева үз фикерләре белән уртаклашты:
«Мин диктантны татар телендә теләп яздым, җиңел булмады, билгеле, чөнки орфографияне белүдән тыш, тыныш билгеләрен дә дөрес итеп куярга кирәк иде. Белем бирү акциясе татар телен үстерә, хатасыз язуны популярлаштыра, халыкны беләштерә һәм татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә. “Бишлегә” яздым дип уйлыйм».

Диктантның нәтиҗәләре diktant.tatar. сайтында бер айдан соң билгеле булачак.

Р.Абрамова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев