«Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен туры эфирдан тыңлап, diktant.tatar сайтында язу мөмкинлеге булуын әйтте.
«Диктант сайтында туры эфир эшләячәк. Юлда булганда аны онлайн тыңлап та язып була. Диктант һәр мәктәптә, милли-мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә оештырыла», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина диктантны татар шрифты белән язуның мәҗбүри булуын искәртте. Ул татарча шрифт кулланып язу шарт, дип белдерде.
«Әлеге акция бөтен дөнья татарларын берләштерә. Ул быел алтынчы тапкыр уза», — дип өстәде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.
Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar сайтында урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев