«Татарча диктант» өчен сайланган текстларның авторлары билгеле
26 сентябрьдә узачак «Татарча диктант» өчен сайланган текстларның авторлары билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар язучылары әсәрләреннән өч төрле өзек әзерләгән.
Татарстаннан катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачак. Төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли әсәреннән өзек биреләчәк, ә чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов иҗаты белән танышырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев