Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанда 22 балалар бакчасын сафка кертәчәкләр

2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерәчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында без 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә ниятлибез», - диде Гыймаев.

Шулардан 2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы сафка бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев