Татарстанда 32 уку йортына «Мәгариф» илкүләм проекты буенча яңа җиһазлар кайтарылган
2019 елда Татарстанда 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Яңа техника «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында кайтарылган. Шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу эшләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган. Узган ел Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев